9 нчы май алдыннан Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов Казанның Борисоглебское бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачу тантанасында катнашты
08.05.2009
9 нчы май бәйрәме - Җиңү көне - алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Борисоглебское бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Бәйрәм чарасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, Казанның Авиатөзелеш районы администрациясе вәкилләре, мәктәп һәм училище укучылары катнашты.
Борис Павлов Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән бөтен ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәрен бөек Җиңүнең 64 еллыгы белән тәбрик итте. Ул 1996 елда батырларча һәлак булган сугышчылар истәлегенә республиканың Биектау районы авыл советы тарафыннан "Һәлак булган сугышчыга" дигән монумент куелганлыгын искәртте. "Бүген, үзебезнең гражданлык бурычын үтәп һәм Борисоглебское авылында яшәүчеләрнең монументны реставрацияләү турындагы үтенечен канәгатьләндереп, без Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга өр-яңа һәйкәл ачу тантанасында катнашабыз", - диде Борис Павлов. Ул бәйрәм чарасында катнашучы фронтовикларны, шул исәптән гомере буе авиатөзелеш заводында эшләгән һәм сугышны башыннан ахырынача узган Данилова Александра Ивановнаны, бөтен ир-атлары сугыш кырларында ятып калган Королевлар гаиләсен һәм Борисоглебское авылында яшәүче башка кешеләрне Җиңү бәйрәме белән котлады.
"Шундый вакыйгалар бар: аларның әһәмиятлелеген без һәр ел, һәр ун ел узган саен ачыграк аңлыйбыз. Бүген без Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләр алдында тирән хөрмәт белән баш иябез. Татарстан территориясендә 7 укчылар дивизиясе, танклар бригадасы, зенит-артиллерия полкы, авиабригада оештырылган була. Татарстаннан гына да 700 меңнән артык кеше фронтка киткән, аларның яртысы диярлек мәңгегә сугыш кырларында ятып калган. Татарстан Республикасыннан киткән сугышчылар Мәскәү, Ленинградны саклаганнар, Орел, Курск, Киев, Европа дәүләтләренең күп кенә башкалаларын азат иткәннәр, Берлинны алганнар. Бүген безнең уртак изге бурычыбыз - кече буынга сугыш турында сөйләп бирү, үз гомерен Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен корбан иткән кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Үткәнебезне хөрмәт итеп кенә бәхетле киләчәк төзеп була. Җиңү көнен батырларча якынайткан, бу бәхетле көннәргә кадәр яши алмаган кешеләрнең батырлыгы безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр", - диде ул.
Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов ветераннарга ышаныч, сабырлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте