Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет әгъзалары җиңел сәнәгать өлкәсендәге хәл турында фикер алыштылар
08.05.2009Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы, 12 нче утырышын үткәрде.
Икътисади совет әгъзалары җиңел сәнәгатьтәге хәл турында фикер алыштылар. Совет эшендә “Стратегик эшләнмәләр үзәге” Фонды (
www.csr.ru) президенты Михаил Дмитриев катнашты.
Михаил Дмитриев дөньякүләм икътисади кризисны этаплап үстерү (икътисадның төрле тармакларыннан алынган оператив мәгълүмат нигезендә) һәм Россия сәнәгатенең кризислы хәлдән чыгу перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, кризисның беренче этабында (2008 елның октябре) эшкәртү сәнәгатенең күләме сизелерлек кимегән булса, узган елның декабрендә кризис күренешләре инвестицияләр өлкәсендә һәм халыкның кереме кимүдә чагылды. Бүген төзелеш, ваклап сатуда, өлешчә генә булса да авыл хуҗалыгында (ит һәм аннан ясалган продукция куллану кими) күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә. Моннан тыш, “Стратегик эшләнмәләр үзәге” Фонды президенты Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиевнең сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасының җиңел сәнәгатендәге хәл турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләде. Ул бүгенге көндә республикада туку һәм тегү сәнәгатенең 538 предприятиесе эшләвен искәртте. Алар республиканың барлык муниципаль районнарында диярлек урнашкан. Сәнәгый продукциянең гомуми күләмендә җиңел сәнәгать предприятиеләре 3 процент тәшкил итә. Якынча 3 мең хезмәткәр бар, аларның күбесе хатын-кызлар.
Җиңел сәнәгать предприятиеләрендә җитештерелә торган продукция, нигездә, Россия базарында сатыла. 2008 ел нәтиҗәләре буенча җиңел сәнәгатьнең сәнәгый җитештерү индексы 86 % тәшкил иткән. 3,4 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән. 2009 елның беренче кварталында җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан 501 млн. сумлык продукция төяп озатылган.
Тармакта уртача хезмәт хакы якынча 8 мең сум тәшкил итә. “Кризис шартларында кайбер предприятиеләрнең хезмәт хакын түләү буенча бурычы барлыкка килгән (9,5 млн. сум күләмендә). Нигездә бу - “Спартак”, “Сафьян”, “Казанский лен” ачык акционерлык җәмгыятьләре”, - дип билгеләп үтте Равил Зарипов. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы шулай ук сәнәгый тукымалар җитештерүдә химик сүс һәм җепләр куллану перспективалары турында сөйләде (проектларның берсе – “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендәге “Полиматиз” ябык акционерлык җәмгыяте).
Товарны таныту методлары һәм мех тармагындагы хәл турында “Мелита” ААҖ вәкиле сөйләде.
Икътисади советта шулай ук тегү производствосы, Алабуга ныгыту тукымалары заводы, Кукмара киез итек басу комбинаты вәкилләре чыгыш ясады. Аерым алганда, соңгы предприятиедә, 2008 ел нәтиҗәләре буенча, сату 20 процентка кимегән, проблемаларның берсе - әйләнештәге акча җитмәү һәм кредитлар алу мөмкинлеге булмау.
Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җиңел сәнәгать продукциясенең конкуренция тудырырлык булырга тиешлеген әйтте. “Моннан тыш, яхшы сыйфатлы товарларны да таныта һәм сата белергә кирәк”, - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте