Татарстан Премьер-министры Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

08.05.2009

Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен илнең төп бәйрәме дип атады.
Монда республиканың дәүләт идарәсе органнары ветераннарын – сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннарын (якынча 130 кеше) бәйрәм белән котладылар.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты исеменнән ветераннарга рәхмәт әйтте. Җиңүнең 64 еллыгы алдыннан ул барысына да сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
“Кайбер ил җитәкчеләре һәм деструктив көчләренең Җиңү көненең әһәмиятен киметергә тырышуларына карамастан, Россиядә бу көнне, яшь буынны җәлеп итеп, актив рәвештә билгеләп үтәләр. Без барыбыз да шушы рухта тәрбияләнгән, һәм Ватан өчен һәлак булганнар мәңге онытылмаячак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ветераннар өчен балалар бию ансамбльләре, Казан музыка колледжының скрипкачылар ансамбле һәм башкалар катнашында бәйрәм концерты оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте