Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин: "Еш кына төзелеш компанияләре, конкурста җиңеп чыгу һәм объектны үзенә алу өчен, капремонт эшләренең бәясен шактый киметәләр"
08.05.2009Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы кысаларында 665 млн. сумга 639 лифтны алыштыру каралган. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте.
Киңәшмә торак төзү һәм аны файдалануга тапшыру, торак фондына капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул, республиканың бөтен муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Чараны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры 2009 елда якынча 2 млн. кв. метр торак тапшырасы барлыгын искәртте. Моңа социаль ипотека, яшь гаиләләр өчен торак төзү, авылдагы яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программалары буенча тапшырыла торган йортлар да керә.
"Тиешле дәрәҗәдә, җиренә җиткереп эшләмәсәк, без бу күләмдәге эшне башкарып чыга алмаячакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, кайбер муниципаль районнарда әле подрядчылар билгеләнмәгән, конкурслар үткәрелмәгән. "Моннан тыш, социаль ипотека программасы кысаларында ана капиталыннан файдалану мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк", - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы һәм бу эшне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллинга тапшырды.
Республикада
торак төзүнең барышы турындагы җентекле доклад белән Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Әйтик, 2009 елның дүрт аенда 816 мең кв. метр торак тапшырылган, шуның 156 кв. метры (ягъни еллык программаның 8 проценты) апрель аена туры килә. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, Казан үзеннән шактый зур өлеш керткән: монда 74 мең кв. метр (ягъни республика буенча апрельдә бирелгән йортларның яртысы) тапшырылган.
Еллык йөкләмәне үтәү өчен, калган 8 айда якынча 1 млн. 200 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк. Техник инвентарьлаштыру бюросы (БТИ) мәгълүматларына караганда, 1 нче майда югары дәрәҗәдә әзерлектәге торак йортлар буенча 1 млн. 367 мең кв. метр күләмендә резерв бар, шуның 743 мең кв. метрын - күпфатирлы торак йортлар, 624 мең кв. метрын шәхси торак тәшкил итәчәк.
Казан буенча 755 мең кв. метр күләмендә резерв бар, шуның 494 мең кв. метры - күпкатлы торак йортлар, 261 мең кв. метры - азкатлы шәхси торак.
Социаль ипотека программасы турындагы хәлгә аңлатма биреп, Марат Хөснуллин 7 нче майга 188 мең кв. метр гомуми мәйдандагы 9 азкатлы торак комплексында һәм 24 күпкатлы объектта (алар 3 мең 83 фатирга исәпләнгән) төзелеш эшләренең тулы куәтенә җәелдерелмәвен әйтте. Бу Дәүләт торак фонды программасының республика буенча 24 процентын тәшкил итә.
Аның сүзләренә караганда, Казанда кайбер мәйданчыкларда тапшырылырга тиешле торак йортлар төзү эше тоткарлана (шуны искәртик: башкалада социаль ипотека программасы план буенча 300 мең кв. метр күләмендә йорт төзүне үз эченә ала).
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук 7 нче майга 2 мең 67 йортта (2009 ел программасының 88,2 проценты) капиталь ремонт эшләре башланып китүен әйтте. Узган 3 атнада башкарылган эшләр күләме икеләтә арткан һәм 2 млрд. 313 млн. сум тәшкил иткән.
Ул Апас муниципаль районының 5 нче майда капиталь ремонт эшләрен төгәлләвен билгеләп үтте (программада каралган 5 күпфатирлы йортка 16,9 млн. сумга ремонт ясалган).
Марат Хөснуллин киңәшмәдә катнашучылар игътибарын конкурста катнаша торган төзелеш компанияләрнең кайбер очракларда капремонт эшләренең бәясен шактый киметүенә юнәлтте (бу конкурста җиңеп чыгу өчен эшләнә). Ул шундый объектларның берсен мисалга китерде. Компания конкурска куелган беренчел бәядән 7 тапкыр түбәнрәк бәя тәкъдим иткән. Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры фикеренчә, бу башкарылган эшләрнең сыйфаты түбән булуга яки капремонт сроклары өзелүгә китерергә мөмкин.
Республикада социаль ипотека программасының торышы турындагы доклад белән Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 178 мең кв. метр торак төзелеше төгәлләнгән.
Электрон товар-мәгълүмат системасының (ЭТИС) эше турында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы җитәкчесе Яков Геллер сөйләде.
Казанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләренең ничек баруы һәм торак төзүнең барышы турында Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов мәгълүмат бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте