Татарстанның беренче вице-премьеры Борис Павлов нанотехнологияләр куллануга караган тагын бер югары технологияле проектны “Роснанотех” дәүләт корпорациясендә карап тикшерүгә кертергә тәкъдим итте
07.05.2009
6 нчы майда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Россиянең кабель сәнәгате һәм җылылыкка чыдам торба үткәргечләре системаларын җитештерүчеләр өчен, нанотехнологияләр кулланып, каты таушала торган пероксид композицияләр әзерләү буенча “НУРан” ЯАҖ нең югары технологияле проекты турында киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Халык сәнгате кәсепләрен һәм һөнәрләрен үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев, “НУРан” ЯАҖ генераль директоры Роберт Ташкалов һәм “Бөтенроссия кабель сәнәгате фәнни-тикшеренү институты” ААҖ пластмассалар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Наталья Паверман катнашты.
Киңәшмәне ачып, Борис Павлов бүген Россиянең катлаулы заманча технологияләрне үстерүгә һәм, барыннан да элек, нанотехнологияләргә юнәлеш алуын билгеләп үтте. Әлеге юнәлештә федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә өзлексез эш алып барыла. Россияне сыйфат ягыннан тагын да югарырак дәрәҗәгә чыгара алырлык инновацион проектларны гамәлгә ашыру актуальләшеп китте. Бүгенге көндә Россиянең кабель сәнәгате һәм җылылыкка чыдам торба үткәргечләре системаларын җитештерүчеләр өчен, нанотехнологияләр кулланып, каты таушала торган һәм пероксид композицияләр әзерләү өлкәсендәге югары технологияле проектка ихтыяҗ зур. Проектны гамәлгә ашыру өчен бирелгән инвестицион ресурсларның гомуми күләме 700 млн. сум тәшккил итә, шуның 150 млн. сумы – үз инвестицияләребез. Илебез кабель сәнәгате базары 4 млрд. евро белән бәяләнә, ел саен ул 20 процентка үсә. Шуның белән бергә, киңәшмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, каты таушала торган һәм пероксид композицияләр буенча кабель сәнәгате өчен кирәкле композицияләр базары 100 процентка чит илләрдән кертелгән әйберләрдән тора, чөнки Россиядә бу төрдәге продукция җитештерелми.
Роберт Ташкалов хәзерге вакытта проектның, чит ил инвесторларын җәлеп итеп, үтәлү стадиясендә торуын билгеләп үтте. Проектны гамәлгә ашыру буенча база предприятиесе Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан. Анда бөтен инфраструктурасы булган җитештерү мәйданчыгы әзерләп куелган инде (цех, өстәмә һәм ярдәмче биналар төзелгән, югары технологияле заманча җиһазларның бер өлеше урнаштырылган).
Киңәшмә ахырында Борис Павлов “НУРан” ябык акционерлык җәмгыятенә “Федераль максатчан һәм региональ программалар дирекциясе” учреждениесе белән берлектә проектны “Роснанотех” дәүләт корпорациясендә каралуга тәкъдим итү өчен, бизнес-план һәм техник-икътисади нигезләү проектын әзерләргә кушты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте