Виктор Вексельберг Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озатуында Казанның ИТ-паркында булды

04.07.2014

Бүген Казанда “Ренова” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-паркта булды.

Виктор Вексельбергны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.

ИТ-паркның эшчәнлеге, аның киләчәктәге үсеш этаплары һәм икътисади күрсәткечләр белән кунакны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды. Виктор Вексельберг шулай ук ИТ-парк территориясендә урнашкан бизнес-инкубаторны карады, анда аңа ИТ-компанияләр белгечләре эшли торган проектларны күрсәттеләр.

Виктор Вексельбергка шулай ук “Иннополис”ның инновацион проекты турында сөйләделәр.

Искә төшерәбез, Виктор Вексельберг Казанга эшлекле очрашуга килде. Көннең беренче яртысында ул “Алабуга” МИЗ эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Виктор Вексельбергның Казан федераль университетында булуы планлаштырыла.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.