Фәрит Мөхәммәтшин: “Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы парламент бергәлегендә киеренкелек кими башлады”
27.06.2014
Бүген Мәскәүдә “Заманча чорда парламент диалогының яңа үлчәмнәре” III Халыкара форумы булды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы (ЕСҖТХК) Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Халыкара форумга 71 илдән 250 катнашучы җыелды. Евроберлек тарафыннан Россия белән хезмәттәшлек итүгә, шул исәптән парламент эшләре буенча да чикләү чаралары кабул ителүгә карамастан, форум эшендә Европаның 20 дән артык иленнән закон чыгару органнары вәкилләре һәм экспертлар катнашты.
Пленар утырышны ФҖның Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин ачты. Ул Украина кризисының соңгы вакыйгалары, шулай ук Россиянең Европа Советы Парламент ассамблеясында тавыш бирү хокукыннан мәхрүм булуы турында белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, халыкара хокукка һәм парламент хезмәттәшлеге институтларына янауларга багышланган секциядә ясаган чыгышында, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Россиягә карата Европа Советы Парламент ассамблеясыннан (ПАСЕ) аермалы карар кабул итте, диде. “Конгресс безне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итмәде. Моңа безнең арада күптән төбәк дәрәҗәсендә ныклы элемтәләр урнашу сәбәп булырга мөмкин”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Ул ЕСҖТХКның үзе җитәкчелек итә торган Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты эшчәнлеге турында сөйләде. “Россия Федерациясе делегациясе Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы мәйданнарында төрле дәрәҗәдә эш алып бара, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. – Әмма беренче яртыеллыкта Россия төбәкләре Европа Советында тышкы икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне гамәлгә куюда билгеле кыенлыкларга юлыкты”. Фәрит Мөхәммәтшин, Казанда Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләренең Актуаль мәсьәләләре буенча комитетының чираттагы утырышын үткәрү планлаштырылган иде, әмма агымдагы елның мартында “иске демократия” дәүләтләренең аерым вәкилләре таләбе буенча, конгресс бюросы Россия Федерациясе территориясендә андый очрашулар үткәрүдән тыелып торырга тәкъдим итте.
Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләренең парламент бергәлегендә “киеренкелек градусы” кими башлады, ә Россия парламентарийлары ЕС да фикер алышу өчен мәйданчыкны саклап калуга ирешә, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Хәзерге вакытта әйдәп баручы дөнья державаларның тышкы сәясәте парламент юнәлеше күп кенә экспертлар тарафыннан дәүләтара диалогның перспективалы формасы дип атала, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Мондый фикер алышуларның визит карточкасы – ачык булу, хезмәттәшләр белән борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу”, - диде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе чыгышын тәмамлап, мондый халыкара парламент очрашуларын төбәк дәрәҗәсенә күчерү тәкъдимен белдерде.
Соңрак ТР Дәүләт Советы Рәисе парламентара диалогның геосәясәт кризисын җиңүдә мөһим роль үтәвен белдерде. “Бүген “диалог” сүзе күп тапкыр яңгырады, “сугыш”, “корал” түгел, ә менә нәкъ “диалог” – низаглы вәзгыятьләрне хәл итү буенча хезмәттәшлек итү. Теләсә нинди сугыш – ул корбаннар һәм югалтулар”, - дип басым ясай әйтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Советының парламентара элемтәләрне көйләү буенча күпьеллык тәҗрибәсе “диагональ”, төбәкара элемтәләрне үстерүдә ярдәм итә ала, дип өстәде.