«Идея» технопаркы (Казан) Европа Бизнес-Инновацион үзәкләр челтәре әгъзасы булды
30.04.2009“Идея” инновацион-җитештерү технопаркы (Казан) Европа Бизнес-Инновацион үзәкләр челтәре әгъзасы булды (The European Business Innovation Centers (BIC) Network – EBN). Бүген бу турыда “Идея” технопаркының генераль директоры Сергей Юшко әйтте.
Аның сүзләренә караганда, Россиянең Евросоюзга кермәвенә карамастан, Европа Бизнес-Инновацион үзәкләр челтәре “Идея” технопаркының EBN челтәренә керү теләген хуплады. “Идея” технопаркының EBN челтәренә керүе турындагы карар 29 нчы апрельдә Европа Бизнес-Инновацион үзәкләр челтәренең Директорлар советында кабул ителде.
“Шулай итеп, “Идея” технопаркын EBN составына кертү турындагы карар Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан технопаркның Европа стандартларына туры китереп эшләвенә дәлил булып тора”, - дип билгеләп үтте Сергей Юшко.
Белешмә өчен:
Европа Бизнес-Инновацион үзәкләр челтәренә (The European Business Innovation Centers (BIC) Network - http://www.ebn.be) Европадагы 200 дән артык бизнес-инновацион үзәк һәм профиль буенча охшаш оешмалар – бизнес-инкубаторлар һәм венчур үзәкләре керә.
EBN алдынгы Европа челтәре булып тора.
Бу челтәр 1984 елда Европаның Европа комиссиясе һәм алдынгы сәнәгый компанияләре ярдәмендә барлыкка китерелә. Брюссельдә урнашкан EBN - челтәр әгъзасы булган предприятиеләр эшчәнлеген яраштыра һәм сыйфатлы контроль ясый торган команда. Челтәрнең бурычы – челтәр әгъзасы булган үзәкләргә ярдәм итү һәм EBN химаясендә үткәрелә торган программалар белән идарә итү.
EBN ның максаты – Европада һәм аннан читтә бизнес-инновацион үзәкләр (BIC) санын арттыру.
BIC ның максаты – яңа гына эшли башлаган компанияләргә, кече һәм урта предприятиеләргә ярдәм итү.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте