Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсен үткәрде
30.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарсан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстан Республикасының наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсен үткәрде.
Анда “Роснано” ның генераль директор урынбасары Андрей Малышев катнашында Татарстан Республикасының медицина, фармакология һәм биотехнологияләр өлкәсендәге наноиндустрия проектларын финанслау буенча ведомствоара эшче төркемнең булачак киңәйтелгән киңәшмәсен оештыру, “Сәнәгать өчен нанотехнологияләр” 10 нчы халыкара конференциясен һәм “Нанотехнологияләр. Казан-2009” 1 нче халыкара күргәзмәсен үткәрү турында сүз барды.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар “Алмаз үзәге” ЯАҖ нең синтез юлы белән югары сыйфатлы детонацион наноалмазлар китереп чыгаруның зур масштаблы сәнәгый технологиясен булдыру проектын карадылар, “Яңа углерод материаллар һәм технологияләр институты” ЯАҖ нең генераль директоры - “Роснано” Күзәтү советы әгъзасы Авдеев әфәнде җитәкчелегендәге делегациянең Казанга килүенә әзерлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Борис Павлов “Яңа углерод материаллар һәм технологияләр институты” ЯАҖ делегациясе визитының әһәмиятлелеген билгеләп үтте: институт авиатөзелеш өчен нанокомпозицион материаллар җитештерү эшен оештыруга 3 млрд. сум күләмендә гранд откан, хәзер Татарстан сәнәгый предприятиеләренең бу өлкәдә катнашу мәсьәләсен җентекләп өйрәнергә кирәк. Визит программасына “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе”, “МВЕН”, “КНИАТ” ачык акционерлык җәмгыятьләренә, “Химград” технополисына, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның Композицион материаллар үзәгенә һәм “Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенә бару кертелгән.
“Сәнәгать өчен нанотехнологияләр” 10 нчы халыкара конференциясе һәм “Нанотехнологияләр. Казан-2009” 1 нче халыкара күргәзмәсенә килгәндә (2009 ел ноябренең икенче декадасында үткәрү күздә тотыла), әлеге чаралар республика предприятиеләре һәм фәнни коллективларының нанотехнологияләр һәм наноматериаллар өлкәсендәге казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, бу аларны халыкара югары технологияле продукция базарында танытуга һәм фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерүгә китерәчәк.
Күргәзмәдә Россиянең сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен җиһаз җитештерә торган предприятиеләре, фәнни-тикшеренү проект институтлары, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре, инвестицион фондлар һәм финанс консалтинг компанияләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил бизнес-даирәләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
“Алмаз үзәге” ЯАҖ проекты турында фикер алышканда, Борис Павлов бу предприятиенең “Роснанотех” дәүләт корпорациясе белән берлектә елына 10 тонна югары сыйфатлы детонацион наноалмазлар синтезлауның зур масштаблы сәнәгый технологиясен төзү мөмкинлеген өйрәнүен әйтеп үтте. “Әлеге проект кысаларында елына 20 тонна составында алмаз булган шихта, елына 10 тонна гомуми максатларда куллану өчен билгеләнгән югары чисталыктагы наноалмаз чыгару һәм алардан махсус куллану өлкәләре (медицина, электроника, металларны эшкәртү өчен кирәкле технологик майлар, кисү һәм бораулау кораллары) өчен товар формаларын ясауны үз эченә алган детонацион наноалмазлар комплекслы производствосын төзү планлаштырыла”, - дип билгеләп үтте ул.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия-Америка онкология альянсы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник онкология диспансеры, Россия Фәннәр академиясенең Атом-төш тикшеренүләр институты һәм Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге катнашында Татарстан Республикасында Халыкара атом-төш медицинасы үзәген төзү проекты турында да фикер алыштылар. Белгечләр фикеренчә, Казанда мондый үзәкнең булуы – конкуренция тудыра торган җитди өстенлек, чөнки Россиядә мондый үзәкләр юк диярлек.
Утырышта катнашучылар шулай ук агымдагы елның маенда үткәреләчәк Координация советында карау өчен, 22 инновацион проектны сайлап алдылар. Алар арасында “Аеруча куркыныч булган инфекцияле калдыкларны наноүлчәмле төтен кисәкчекләрен кулланып яндырып бетерүнең югары ешлыклы плазма камерасын файдаланып яндыру җайланмасын эшләү”, “Җыелган суларны зарарсызландыруның перспектив биотехнологияләре”, “Медицина инструментларына биочыдам нанояпмалар ясау материалларын эшләү”, “Даруларны кеше организмындагы күзәнәкләргә турыдан-туры җиткерү өчен наномолекуляр формалар эшләү максатыннан, полимерларны һәм фармацевтика препаратларын үтә критик флюид чараларны кулланып диспергерлаштыру” һәм башка проектлар бар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Адель Вафин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының инвестицион һәм инновацион эшчәнлек бүлеге башлыгы Рөстәм Әхмәтгәрәев, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең генераль директор урынбасары Илгизәр Якушев, “МВЕН фирмасы” ҖЧҖ директоры Виктор Ермоленко, “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Васил Каюмов, “ФЦТРБ-ВНИВИ” федераль дәүләт учреждениесенең Токсикологик һәм радиацион иминлек федераль үзәге директоры Аркадий Иванов, “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов, Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов, Е.А.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты директоры вазыйфаларын башкаручы – фән буенча директор урынбасары Андрей Карасик һәм башка белгечләр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте