Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде
28.04.2009
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Анда “Татнефть” ААҖ нең гыйнвар-март айларына бюджетны үтәү нәтиҗәләре каралды һәм 2009 елның маена бюджет расланды. 2008 елга төп эшчәнлек, нефть химиясе комплексы (Түбән Камада “Танеко” ААҖ тарафыннан төзелә торган Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү проектын исәпкә алмаганда) һәм АЗС челтәре буенча инвестицион программаны үтәү нәтиҗәләре чыгарылды. Моның өчен 38 млрд. сум бүлеп бирелде, бу 2007 елгы инвестицияләр күләменнән 52 процентка артыграк.
Россиядә Татарстаннан читтә еллык нефть чыгару күләме 300 мең тоннага җиткән, “Калинов ключ” нефть әзерләү узелы эшли башлаган. Ливиядә скважиналарны сейсмик тикшерү, бораулау эшләренең төп күләме башкарылган һәм 2009 елда эшне дәвам итү өчен дә күпмедер күләмдә эш башлап куелган.
“Татнефть” ААҖ нең нефть химиясе комплексын үстерүгә керткән инвестицияләр 6 млрд. сум тәшкил итә. 2007 ел белән чагыштырганда, инвестицияләр якынча 3 млрд. сумга үскән. Моның сәбәбе – “Нижнекамскшина” ачык акционерлык җәмгыятендә тоташ металлокордлы шиналар җитештерүне оештыру эшләренең артуы.
Сату инфраструктурасын үстерү программасы буенча 2008 елда, гамәлдәге АЗС лар каршындагы газ терминалларын да кертеп, 26 объект файдалануга тапшырылган.
Шул ук елның 1 нче гыйнварына “Татнефть” ААҖ җитәкчелегендә Россия һәм Украина территориясендә 603 АЗС эшли. Ашалчы табигый битумнар чыгару урынында тәҗрибәи-сәнәгый эшләр дәвам итә. Парогравитацияле дренаж методын куллана башлаганнан бирле, якынча 20 мең тонна югары үзлекле нефть чыгарылган. 2008 елда бу урында өч нефть чыгару скважинасыннан тәүлегенә уртача 35 тоннадан артык югары үзлекле нефть чыгарылган.
Директорлар советы, 2008 ел нәтиҗәләре буенча, “Татнефть” ААҖ акционерлары еллык гомуми җыелышының көн тәртибен, акционерларга бирелә торган материаллар исемлеген һәм җыелышка әзерлекнең башка кайбер мәсьәләләрен раслады.
Җәмгыять акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү турындагы хәбәр “Республика Татарстан”, “Ватаным Татарстан” газеталарында һәм “Нефтяные вести”, “Хәзинә” корпоратив басмаларында басылып чыгачак.
Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ нең 2008 елдагы эш нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү мәсьәләсен карады һәм 2008 елда алынган чиста табышның 30 процентын түләргә тәкъдим итте.
Директорлар советында “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка кайбер мәсьәләләре дә каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте