Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты үз хезмәткәрләренең бер көнлек эш хакы күләмендәге акчаны “Без булдырабыз!” республика хәйриячелек акциясе фондына күчерде
28.04.2009Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты бөтен хезмәткәрләренең бер көнлек эш хакы күләмендәге акчаны “Без булдырабыз!” республика хәйриячелек акциясе фондына күчерде.
Акция Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 ел, 22 нче декабрь, 2251-р номерлы әмере нигезендә “Беренче канал” ААҖ белән берлектә үткәрелә, һәм ул авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Акцияне оештыручылар – “Беренче канал” ААҖ, хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм аралашу агентлыгы.
Акциягә 1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә нәтиҗә ясалачак.
“Без булдырабыз!” акциясе кысаларында җыелган акча балалар йортларында яшәүче, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балаларга, катлаулы авыруларны дәвалауга; медицина җиһазлары, спорт инвентаре һәм балалар дәвалау учреждениеләре, белем бирү йортлары, реабилитация үзәкләре өчен укыту программаларын сатып алуга тотылачак.
Акция һәм аның кысаларында үткәрелә торган чаралар турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Хәйриячелек советының мәгълүмати порталында бирелә:
http://www.blagort.ru/mimojem/Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте