Россия Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды
27.04.2009Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.
Документка Россиянең мәдәният министры Александр Авдеев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Килешү дәүләт сәясәтенең мәдәният өлкәсендәге бурычларын чишү һәм максатларга ирешү мәсьәләсе буенча ике якның хезмәттәшлегенә, гражданнарның мәдәни байлыклардан файдалануга конституцион хокукларын тәэмин итүгә, халыкның тормыш сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыруга, Россия халыкларының күпмилләтле мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, килешү кысаларында халыкның мәгълүмати китапханә ресурсларыннан файдалануын камилләштерү эше дә үткәреләчәк.
Шуны искәртик: бүген Казанда
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы булган дәүләтләр мәдәният министрларының алтынчы киңәшмәсе уза, һәм документка әлеге чара кысаларында кул куелды.
Кул кую тантанасы алдыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, “бу документ безгә мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә күчәргә мөмкинлек бирәчәк”. Аның сүзләренә караганда, хәзер республикада тарихи-мәдәни һәйкәлләрне (шул исәптән федераль әһәмияте булганнарын да) саклап калу өлкәсендә бик күп нәрсә эшләнә. “Бүгенге көндә республика территориясендә Россия һәм чит ил туристларын кызыксындыра торган мөһим тарихи-мәдәни мирас объектлары бар, кул куелган документ әлеге һәйкәлләрне саклап калу, үстерү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Александр Авдеев бүгенге көндә милли мәдәният үсешен фәнни-техник прогресс белән бергә алып бару, яшьләрнең глобаль мәдәнияткә кереп китүенә юл куймас өчен, бу эшкә аларны да җәлеп итүнең аеруча мөһим булуын әйтте. “Без мәдәният өлкәсен үзенә тартып тора торган итәргә тиешбез. Мәдәнияткә заманча технологияләр килергә тиеш”, - диде Россиянең мәдәният министры.
Моннан тыш, Александр Авдеев фикеренчә, Интернетның актив рәвештә үсә баруына карамастан, халыкта басма китапларны укуга мәхәббәтне саклап калырга кирәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте