Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында FISU вәкилләре белән очрашты

27.04.2009

Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында FISU ның (Federation International Sport University) генераль сәркатибе Эрик әфәнде Сайнтронд һәм җәйге Универсиадалар директоры Марк әфәнде Вандепласны кабул итте. Анда Казандагы спорт объектларын 2013 елда узачак җәйге Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүгә әзерләү турында сүз барды.
FISU вәкилләрен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, “Универсиада-2013 дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов, Россия студентлар спорты союзы президенты – FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин озатып йөрде.
Очрашу тәмамлангач, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Искәндәр Мөфлиханов Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгының FISU вәкилләрен 2009 елның октябрендә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” I халыкара форумында катнашырга чакыруын хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Казанда спорт объектлары төзүнең график буенча баруын билгеләп үтте. Федераль структуралар белән тагын Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасын 2013 елга әзерләү турында да фикер алышасы бар.
Шуны искәртик: FISU вәкилләре Татарстан башкаласына бүген иртән килеп җиттеләр, визит максаты – Универсиада-2013 объектларын һәм яңа спорт корылмалары төзү өчен бүлеп калдырылган мәйданчыкларны карап чыгу.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында киңәшмә булды, анда FISU ның җәйге Универсиадалар директоры Марк әфәнде Вандепласка кайбер спорт объектларының әзер булуын әйттеләр, Универсиаданың оештыру һәм башкарма комитетлары эше белән таныштырдылар. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Казандагы XXVIII Универсиаданың өстәмә спорт төрләре турында фикер алыштылар.
Иртәгәгә Казанда 2013 елгы Универсиада барышында файдаланылачак спорт корылмаларын карап әйләнү планлаштырылган. FISU ның генераль сәркатибе Эрик Сайнтронд, җәйге Универсиадалар директоры Марк Вандеплас һәм аларны озатып йөрүче кешеләрнең Үзәк Стадионда, Җиңел атлетика манежында, Баскет-холлда, Чирәмдәге хоккей үзәгендә, “Татнефть-Арена” Боз сараенда, “Хезмәт резервлары” стадионы һәм “Олимп” спорт комплексында булуы күздә тотыла.
28 нче апрельдә көннең икенче яртысында FISU делегациясенең Казанда булу нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе үткәреләчәк (“Татмедиа” массакүләм аралашу агентлыгы бинасы).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте