Татарстан Республикасы делегациясе Төрмәнстан Хөкүмәте утырышында катнашты

27.04.2009

25 нче – 26 нчы апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эшлекле сәфәр белән Төркмәнстанда булды.
Делегация составында “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар бар.
Төркмәнстан башкаласы Ашхабадка килеп җитүгә үк, 25 нче апрельдә Татарстан делегациясе Төркмәнстан Хөкүмәте утырышында катнашты. Утырыш барышында Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов якынча 22 млн. АКШ долларына 400 “КАМАЗ 65115” авыр йөк машинасы һәм аңа кирәкле запас частьләр сатып алу турындагы карарга кул куйды.
Моннан тыш, “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстанның энергетика тармагы вәкилләре хезмәттәшлек итү тәкъдиме белән чыкты.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, утырыш барышында Татарстаннан килгән партнерлар электр энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә (махсус җиһазлар белән тәэмин итү) теләк белдергән.
Кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов “Ефәк юл” халыкара автораллиеның (2009 елның 5 нче сентябрендә Казанда старт ала һәм 13 нче сентябрьдә Ашхабадта финишка килеп җитә) “Татарстан һәм Төркмәнстан халыкларын берләштерә торган символга әйләнәчәген” әйтте.
Гурбангулы Бердымухамедов сүзләренә караганда, Төркмәнстан Татарстан белән суднолар һәм моторлар төзү, авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәттәшлек итүгә, мәдәният һәм фән белән алмашуга әзер. Ул бүгенге көндә Төркмәнстанның 60 вәкиле Татарстан Республикасы югары уку йортларында укуын искәртте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Төркмәнстан җитәкчелегенә Татарстан Республикасы башлыгы Минтимер Шәймиевнең иң җылы сәламләү сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук бүгенге көндә республикаларның үзара мөнәсәбәтләре динамик һәм конструктив рәвештә үстерелеп килүен әйтте.
Аерым алганда, Татарстан предприятиеләре электр техникасы, газ эшкәртү, компрессор җиһазлары белән тәэмин итүгә “Туркменгаз”, “Туркменнефтегазстрой” дәүләт корпорацияләре, Төркмәнстанның Сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килә торган тендерларда актив катнаша.
Шуны искәртик: 2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Төркмәнстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3,7 тапкыр артып (2007 ел белән чагыштырганда), 124 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
“Татнефть” ААҖ һәм “Туркменнефть” дәүләт корпорациясенең хезмәттәшлеге дәвам итә, Ашхабад һәм Балканобадта “КАМАЗ” автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү станцияләре булдырылган.
Төркмәнстанны “Казан вертолет заводы” ачык акционерлык җәмгыятендә җитештерелә торган техника белән яңадан тәэмин итә башлау планнары да Татарстанда зур кызыксыну уята.
Утырыш ахырында Татарстан делегациясе әгъзаларының Төркмәнстан Министрлар Кабинеты әгъзалары белән адреслы очрашулары булды.
Якшәмбе, 26 нчы апрельдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Төркмән чабышкысы бәйрәме уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты (Төркмән дәүләт ипподромы). Бәйрәм кысаларында Төркмәнстан президенты призына чабышлар үткәрелде. Ашхабадның бәйрәм мәйданчыкларында Татарстанның “Курайчы” инструменталь ансамбле чыгыш ясады.
26 нчы апрель кичендә Татарстан Республикасы делегациясе Казанга кайтты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте