ТР Президенты конкурентлык һәм кече бизнес буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

17.06.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә конкурентлык һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.  Утырышны РФ Хукүмәте Йортында Россия вице-премьеры Игорь Шувалов уздырды. 

Чираттагы регуляр Хөкүмәт комиссиясе утырышында базарларның бөтен төрләрендә конкурентлык мәсьәләләре турында сүз барды. Төп нотык белән РФ Федераль монополияләргә каршы хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев чыгыш ясады.



ТР Президенты матбугат хезмәте