Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: "Юл-транспорт һәлакәтләрендә коткарылган кешеләр саны коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм көйле эшләвенә бәйле"

25.04.2009

2009 елның дүрт ае эчендә генә дә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле булган 360 коткару чарасы үткәргән. Шуның нәтиҗәсендә 198 кеше коткарылган. Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының "Татарстан Республикасында "2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру" Федераль максатчан программасын үтәүнең барышы турында" дигән темага үткәрелгән уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин әйтте. http://www.fcp-pbdd.ru
Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасында "2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру" Федераль максатчан программасын тормышка ашыру турында Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров сөйләде. Ул 2006 елда Татарстанның федерация субъектларыннан беренче булып Россия Эчке эшләр министрлыгы белән Федераль максатчан программаны тормышка ашыру буенча үзара ярдәм итешеп эшләү турында килешү төзүен искәртте (Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы программаның координаторы булып тора).
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республикада күрелә торган чаралар, автомобильләрнең күплегенә карамастан, программаның 2008 ел һәм агымдагы елның беренче кварталындагы нәтиҗәләр буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирде. Әсгать Сәфәров сүзләренә караганда, 2008 елда гына да республика автопаркы 8 процентка (68 мең автотранспорт чарасына) арткан. Татарстанда якынча 900 мең автотранспорт чарасы теркәлгән.
Шуны искәртик: программа нәтиҗәсендә 2012 елга юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын, 2004 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр киметеп, 100 мең кешегә 23 тән 6,8 гә кадәр җиткерү күздә тотыла.
Әсгать Сәфәров республиканың Актаныш, Арча, Буа, Лениногорск, Чирмешән районнары һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләре программаның көтелгән күрсәткечләрен үтәмәвен әйтте. Ул киңәшмәгә җыелучыларның игътибарын халыкка юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау турында мәгълүмат бирергә, бу мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштырырга кирәклегенә юнәлтте. Әгәр республика дәрәҗәсендә бу юнәлештәге эшләр эшләнеп килсә (республика каналларында өч телепрограмма һәм ике радиотапшыру чыга), муниципаль дәрәҗәдә, киресенчә, мәгълүматлылык кимегән.
2008 ел нәтиҗәләренә караганда, җәяүлеләр чыга торган юлларда кеше таптату очраклары 3,8 процентка арткан (2007 ел белән чагыштырганда). 2009 елның I кварталында да әлеге күрсәткечнең артуы теркәлгән. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы башлыгы җәяүлеләрне таптату очракларының өчтән бере җәяүлеләрнең үз гаепләре аркасында килеп чыгуын билгеләп үтте.
Республикадагы автомобиль юлларының күбесендә юл хәрәкәте иминлеген саклау өчен шартлар тудырылмаган: яктылык юк, юл билгеләре күренми, тамгалар ашалып беткән.
Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыкларын үтәмәүчеләргә карата җинаять эшләре кузгатырга тәкъдим итте. Ул М7 "Волга" һәм Сарман тракты юллары кисешкән урында юл-транспорт һәлакәтләренең артуын мисал итеп китерде. 2008 елда гына да анда материаль зыян күрүгә китергән 2900 юл-транспорт һәлакәте булган, 11 кеше һәлак булган һәм 86 сы яраланган.
Cәүдә нокталары һәм сәүдә үзәкләре янында автомобильләрне тиеш булмаган урынга кую да юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерә (урамнарның үткәрүчәнлек сәләте кими, бигрәк тә зур шәһәрләрдә).
Татарстан Республикасының эчке эшләр министры автомобиль йөртергә өйрәтә торган мәктәпләрнең материаль-техник база, уку мәйданчыклары белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеге тикшереләчәген әйтте (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә). Ревизия әлеге мәктәпләр булачак автомобиль йөртүчеләрне сыйфатлы әзерләүгә җитдирәк игътибар бирсеннәр өчен үткәрелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кайчагында бик кискен чаралар күрүне таләп итә торган хәлләр дә очравын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул юлларда тизлек режимын чикләүгә юнәлтелгән чараларны хуплады, монда юл хәрәкәте иминлеген бозуны видеокүзәтү һәм видеотеркәү системаларының роле зур. Рөстәм Миңнеханов кайбер саннарны атап үтте: 2008 ел нәтиҗәләре буенча, исерек хәлдә 5238 автомобиль йөртүче тоткарланган, шуларның 1425е буенча җинаять эше кузгатылган. "Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга бернинди юл куюлар булырга тиеш түгел", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов узган ел Казанга 14 светофор комплексы бирелүен ("2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру" Федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында), ләкин аларның хәзерге көнгә кадәр куелмыйча складта ятуын әйтте һәм бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кушты.
Юл хәрәкәте иминлегенә бәйле хәл турында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. Ул чокырларны ремонтлау эшенең 23 нче мартта башланып китүен әйтте. 4 светофор объектында ремонт ясалган, 253 юл билгесен ремонтлау эшенә керешкәннәр.
"Федераль максатчан программа буенча Татарстан башкаласына бирелгән 14 светофор комплексына килгәндә, аларның барысы да 1 нче майга кадәр куелып бетәчәк", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин (бүгенге көндә биш светофор инде эшли). Казанда юл тамгаларын төшерү эшенә һава торышы мөмкинлек бирүгә үк керешәчәкләр.
Рөстәм Нигъмәтуллин автомобильләрне тиеш булмаган урынга кую өчен бирелә торган штрафларны арттырырга тәкъдим итте (федераль хөкүмәт моннан хәбәрдар һәм күптән түгел Россия Дәүләт Думасы бер партия депутатлары тарафыннан кертелгән мондый тәкъдимне хуплап чыкмаган). Татарстан Республикасы Премьер-министры штрафларны арттырганчы, гражданнарга юл йөрү кагыйдәләрен бозмаслык шартлар тудырырга кирәклеген әйтте. "Казанда автомобильләрне тукталышка кую зур проблема тудыра, ә сез, шушы проблеманы чишәргә алынып, тукталышлар төзи башлар урынга, штрафларны арттырырга тәкъдим итәсез. Ул чагында без халык белән конфликтка керәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов апрель ахырында мэриянең Казанда тукталышлар төзү инициативасы белән чыккан биш компания тәкъдимен караячагын хәбәр итте ("Ак Барс Капитал" компаниясе белән берлектә).
Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул 2008 елда юл-транспорт һәлакәтендә 713 кеше һәлак булуын, 7,5 мең кеше яралануын искәртте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, мондый очракларның 80 процентында кешеләрнең үлүе юл-транспорт һәлакәтеннән килгән зыянны бетерү технологияләренең камил булмавына бәйле.
Аерым алганда, ул юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтә торган үзәкләрне заманча җиһазлар белән җиһазландыру эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, Айрат Фәррахов Республика клиник хастаханәсе һәм Республика Балалар клиник хастаханәсе янында вертолет мәйданчыгына җир бүлеп бирү мәсьәләсен чишәргә кирәклеген әйтте. Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе яныннан вертолет мәйданчыгы өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе буенча эшли башларга кушты.
"Юл-транспорт һәлакәтләрендә коткарылган кешеләр саны коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләренең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм көйле эшләвенә бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының җитди материаллар тәкъдим итүен, медицина үзәкләрен кеше гомерен саклап калу өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырырга, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эше оператив булсын өчен, барысын да эшләргә кирәклеген әйтте. "Кискен чаралар күрми торып, без юл хәрәкәте иминлеген тәртипкә сала алмаячакбыз", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте