Фәрит Мөхәммәтшин: “Яшьләр тарихның һәм мәдәниятнең дәвамчанлыгы өчен аерым җаваплылыкта”

12.06.2014


Бүген Страсбургта Европа Сараенда “Актив гражданлыкны алга этәрү һәм яшьләрне сайланган демократия институтлары аша җәлеп итү” («Продвижение активной гражданственности и включение молодежи через институты представительной демократии») халыкара конференциясе ачылды. Форумда катнашучыларны Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Когрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитеты исеменнән комитет башлыгы, ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Хәзерге вакытта яшьләр тарихның һәм мәдәниятнең дәвамчанлыгы, өлкәннәрнең тормышы һәм алдагы буыннарны үстерү, нәтиҗәдә, – мәдәни-тарихи бергәлек буларак, дөнья халыкларының яшәве өчен, заманча җәмгыятьнең аерым җаваплылыкта булган бер өлешенә әйләнде, дип билгеләде Мөхәммәтшин. "Яшьләр җәмгыятьтә башка бер генә социаль-демографик төркем алыштыра һәм тормышка ашыра алмый торган аерым үз функцияләренә ия”, - дип ассызыклады ул.ТР ДС Рәисе сүзләренчә, Россия төбәкләрендә яшьләр илнең социаль-икътисади иминлеген үстерү, гражданлык җәмгыятен үстерү, хокукый дәүләт төзелеше ягына үзгәрешләрне дәвам итү яклы фикер белдерә. ТР парламенты башлыгы фикеренчә, яшьләрнең төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә тидарә итү карарларын кабул итү процессларында катнашуын активлаштыру тагын да дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә, яшьләрнең иҗтимагый институт мөнәсәбәтләрендә “киеренкелек градусын” киметә.Конференция нәтиҗәләре Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Когрессы резолюциясе нигезенә ята, аның өстендә Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендәге Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Когрессының актуаль имәсьәләләр буенча комитеты эшли.