Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан һәм Саксониянең бурычы – бизнес-структураларны якынайту, шуннан соң мәдәни бәйләнешләр, мәгариф, фән, спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек җайга салыначак”

23.04.2009

Бүген Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты.
Очрашу ахырында тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, анда икътисад һәм мәдәниятнең күп кенә юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сүз барган.
Шуны искәртик: Саксония Ирекле дәүләтенең Станислав Тиллих җитәкчелегендәге вәкилләр делегациясе Казанга кичә, 22 нче апрельдә килде. Татарстан Республикасына оештырылган визитның зур программасы республиканың кайбер эре сәнәгый предприятиеләре белән танышу, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуны (иртәгәгә, 24 нче апрельгә планлаштырылган), Саксония һәм Татарстан Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләренең Татарстан – Саксония эшлекле форумында катнашуын үз эченә ала.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллихка Татарстанның икътисад өлкәсендәге казанышлары, перспектив проектлар турында кыскача мәгълүмат бирде, бүген көндез Саксония делегациясенә күрсәтеләчәк предприятиеләр – “КАМАЗ” автогиганты (Яр Чаллы) һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы (Алабуга) турында сөйләде. Соңгысында 2008 елның июлендә пыяла сүсе һәм аннан ясалган әйберләр җитештерү буенча “Прайс-Даймлер-Татнефть-Алабуга-Стекловолокно” Татарстан-алман уртак предприятиесенә “беренче таш” кую тантанасы булды.
“Бүгенге көндә Саксония һәм Татарстанның бурычы – бизнес-структураларыбызны якынайту, шуннан соң мәдәни бәйләнешләр, мәгариф, фән, спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек җайга салыначак”, - диде очрашуда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Станислав әфәнде Тиллихны Казанга, 2013 елгы җәйге Универсиаданы ачу тантанасына чакырды.
Үз чиратында, Саксония Ирекле дәүләте Премьер-министры Станислав Тиллих Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын 2011 елда Саксониядә (Дрезден шәһәре) футбол буенча хатын-кыз командалары арасында узачак Бөтендөнья чемпионатына чакырды.

Белешмә өчен:

2008 елда Татарстан Республикасының Германия Федератив Республикасы белән гомуми товар әйләнеше күләме 794,4 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
Чит илгә чыгарыла торган товарлар структурасы: стабильләштерелгән газлы бензин, нефть, каучук һәм резин әйберләр, җиһаз, механик җиһазлар, үзагач һәм аннан ясалган әйберләр, электр җиһазлары.
Татарстанга чит илдән кертелә торган товарлар структурасы: механик җиһазлар, җир өсте транспорты, органик химия кушылмалары, кара металлдан ясалган әйберләр, оптик приборлар һәм аппаратлар, химия продуктлары, пластмасса.
2008 елның июлендә Саксония Ирекле дәүләтенең Премьер-министр урынбасары - икътисад, хезмәт һәм мәшгульлек министры Томас әфәнде Юрк җитәкчелегендәге делегациясенең Татарстан Республикасына килүе Татарстан – Саксония мөнәсәбәтләрен үстерүгә җитди сәбәп булды.
Хәзерге вакытта автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше; экология, биотехнологияләр; энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген тәэмин итү һәм энергияне саклау технологияләре, химия һәм нефть химиясе сәнәгате; фән, мәгариф өлкәләрендә икеяклы хезмәттәшлек актив рәвештә үстерелеп килә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте