Эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумында Татарстан Премьер-министры кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен инфраструктура булдыру турында сөйләде

22.04.2009

Татарстан Республикасы икътисадның реаль секторында кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен арттырачак. Бүген кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумы кысаларында үткәрелгән панель дискуссиясендә бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны искәртик: форум бүген Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә ачылды. Чарада катнашу өчен, Россия Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россиянең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович, Россия Федерациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов, Россия банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаев һәм башкалар чакырылган.
Форумны Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Эльвира Нәбиуллина ачып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, төбәкләрдәге кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен, 8,5 млрд. сум күчереләчәк, шуның 20 проценты – яңа гына эшкә керешүче эшкуарларга ярдәм итү йөзеннән (яңа эш ачу), 20 проценты –эшмәкәрлекне микрофинанслау өчен, 40 проценты федерация субъектларындагы гарантия фондларына ярдәм буларак бүлеп биреләчәк. Эльвира Нәбиуллина шулай ук бүгенге көнгә Россиянең 63 төбәгендә кече һәм урта бизнес өчен гарантия фондлары инде оештырылган булуын әйтте.
Форумда Россиянең генераль прокурор урынбасары Александр Буксман эшмәкәрләр эшчәнлеген тикшерүләрне киметү кирәклеге турында сөйләде.
Россия Федерациясе Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев кече һәм урта бизнесның дәүләти сатып алуларда катнашуы турында чыгыш ясады. Ул бу юнәлештәге эшнең Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә алып барылуын әйтте. Ноябрь аенда ук илебездә электрон сәүдә системасын кертү күздә тотыла. Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә дәүләти сатып алуларда катнашу мөмкинлеге бирү өчен, лотларны хәзергегә караганда ваграк итәргә уйлыйлар. Игорь Артемьев сүзләренә караганда, кече һәм урта бизнесның дәүләти сатып алулардагы өлешен 80 процентка кадәр җиткерү күздә тотыла. Моннан тыш, Артемьев әфәнде Россия Федерациясенең административ җинаятьләр турындагы Кодексына лотларны вакламау өчен махсус санкцияләр кертү мәсьәләсе турында да фикер алышулар баруын әйтте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, форумда дискуссия кысаларында чыгыш ясаганда, Татарстанда эшмәкәрлеккә ничек булышлык күрсәтелүе турында сөйләде.
“Без кече һәм урта бизнес структурасына анализ ясадык һәм аның, нигездә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә каравын ачыкладык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда эшмәкәрлекне икътисадның реаль секторына юнәлтү чараларын күрергә булдык. Уңышлы мисалларның берсе – “КАМАЗ” ААҖ белән берлектә оештырылган “Мастер” Кама индустриаль паркы (КИП “Мастер”). “КАМАЗ” ААҖ үз янына кече һәм урта бизнес предприятиеләрен җыйган “якорьле предприятие” булды”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры эшмәкәрлек үсеше өчен кирәкле тагын берничә индустриаль мәйданчык төзелүе турында да кыскача сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, мондый инфраструктура булдыру республикада кече һәм урта бизнесның алдагы үсешенә этәргеч бирәчәк.
2009 елның маенда Татарстанда “Мастер” Кама индустриаль паркының икенче чираты файдалануга тапшырылачак (100 мең кв. метр, бизнес өчен әзер инфраструктура; хезмәт күрсәтү өчен идарә итү компаниясе булдырылган). Көзгә ИТ-парк мәйданчыгын (35 мең кв. метр) һәм “Химград” технопаркын тапшыру планга кертелгән.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бик күп полимер җитештерелүен искәртте. Якын арадагы бурычларның берсе – полимерларның 30 процентын турыдан-туры республикада эшкәртү. “Химград” технополисы проекты бу мәсьәләне чишүгә юнәлдерелгән.
“Ничек кенә булса да, бу мәсьәләләрне акчадан башка хәл итеп булмый. Бүген без кече һәм урта бизнеска дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәмне арттырырга тиешбез. Эшмәкәрләргә, бизнесларын үстерү өчен, әзер инфраструктура тәкъдим итәргә, югары технологияле җиһазлар сатып алу мөмкинлеге бирергә кирәк, чөнки мондый җайланмалар белән җиһазландырудан башка кече бизнес җитештерә торган товар, продукциянең конкурентлы булачагы икеләнү тудыра”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, кризис шартларында нәкъ менә кече һәм урта бизнес тиз бирешүчән булып чыккан: эшмәкәрләрнең кредит алу өчен җитәрлек залогы юк; җиһаз, техника, станоклар һ.б. сатып алу өчен акчасы җитми. Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны алдагы үсеш өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландыруның лизинг схемаларын куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу, үз чиратында, яңа эш урыннары булдырырга да ярдәм итәчәк”, - дип искәртте Татарстан Премьер-министры.
Ул бу тәкъдимнәргә федераль хакимиятләрнең игътибарын юнәлтергә кушты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте