Kazansummit стратегик форумының туры трансляциясе ТР Хөкүмәте порталында алып барылачак
04.06.2014
Иртәгә, 5 июньдә Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit VI халыкара икътисади форумы кысаларында “Халыкара азык-төлек куркынычсызлыгы” стратегик форумының туры трансляциясе ТР Хөкүмәте порталында алып барылачак.
“Халыкара азык-төлек куркынычсызлыгы” стратегик форумы Халыкара мәгълүмат үзәгендә 11 нче яртыда башлана. Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Интернетта форумның туры трансляциясе http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm адресы буенча Хөкүмәт порталында оештырылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте