Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумында катнашачак

22.04.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумында катнашачак. Әлеге чара Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә була.
Форумда Татарстан Республикасын шулай ук Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев тәкъдим итә.
Аналитиклар бу вакыйганы кече һәм урта бизнес өчен әһәмиятле вакыйга буларак бәяләп үттеләр. Форумда катнашучылар түбәндәге темалар буенча фикер алышачак: кризис шартларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтү, кредит ресурсларына кытлык кичерү чорында эшмәкәрлекне финанслау, кече һәм урта бизнес өлкәсендә административ киртәләрне киметү.
Чарада катнашу өчен, Россия Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россиянең икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович, Россия Федерациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев, Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мокрецов, Россия банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Улюкаев, Саклык банкы, ВТБ 24, Россия үсеш банкы, Россия авыл хуҗалыгы банкы җитәкчеләре чакырылган.
Шуны искәртик: форум Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)”, “Опора России” Гомумроссия кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Бөтенроссия форумында Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путинның да булуы көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте