Казанга РФ оборона министры килде

04.06.2014

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре белән килде. Аны Казан авиация заводы аэродромында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Сергей Шойгу эш сәфәре кысаларында Андрей Туполев һәйкәлен ачуда катнаша, “КАПО-Композит” һәм Казан авиация заводы җитештерү цехларында була, аннары авиацияның үсеш перспективалары буенча киңәшмә үткәрә.

Шулай ук Сергей Шойгу "Ту-22М3" стратегик бомбардировщикны модернизациядән соң тапшыру тантанасында катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов