Татарстанда 2014 елгы сәламәтләндерү кампаниясенә 1млрд. 219 млн. сум каралган
03.06.2014
2014 елда Татарстанда барлыгы 212 мең 617 баланы ял һәм сәламәтләндерү мәсьәләсендә "колачлау" планлаштырыла, ләкин әле бу сан төгәл түгел, ул фаразланганнан артыграк булырга да мөмкин, чөнки алдагы еллар тәҗрибәсе ял иткән балаларның ниятләнгән саннан артыграк булуын күрсәтә. Җәйге чорда исә 168 мең 596 кеше ял иттерү һәм сәламәтләндерү лагерьларына озатылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов сөйләде.
“2014 нче елда сәламәтләндерү кампаниясенә 1 млрд. 219 млн. 160 мең сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән Татарстан бюджетыннан – 1млрд. 162 млн. 480 мең сум һәм федераль бюджеттан – 56млн. 680 мең сум”, - дип хәбәр итте Рафис Борһанов. Министр ассызыклап үткәнчә, балаларның ялын оештыру программасы кысаларында, авыр тормыш шартларында калган, аз керемле гаиләләрдә үсүче 16 мең 627 бала һәм яшүсмерне 100 процент дәрәҗәсендә бюджет хисабына ял белән тәэмин итү күздә тотыла. Бу максатларга бюджеттан 175 млн сумнан артык акча каралган. Шулай ук шушы балаларны лагерьларга китерү һәм ял иттерү чыгымнарын каплау өчен беренче тапкыр Россия Федерациясе бюджетыннан 4,32 млн сум акча бирелгән.
Быел стационар (профильсез) лагерьга юлламаның бәясе 21 көнгә 13 мең 608 сум тәшкил итә, профильле стационар лагерьга юллама бәясе 18 көнгә 11 мең 712 сумнан гыйбарәт. 7 көнлек чатыр (палатка) лагерена бару 5 мең 328 сумга төшә. Кырым һәм Краснодар краеның Кара диңгез ярында урнашкан лагерьларында ял итү бәясе 18 көнгә 16 мең 329 сум тәшкил итә, санатор-курорт учреждениедә 24 көнлек ялга юллама 24 мең 696 сумнан гыйбарәт. “Юлламаның норматив бәясеннән чыгымнарны компенсацияләү тәртибе һәм ата-аналар түләячәк акча суммасы үзгәрешсез калды: бюджет оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен компенсация 85 процентны тәшкил итә, 15 процент – ата-аналар керткән акча; профильле сменаларга һәм чатыр лагерьларына, шул исәптән, Кара диңгез ярындагы сменаларга шулай ук 85 процент өлеше бюджет казнасыннан түләнә, 15 проценты – ата-ана кесәсеннән (юлга киткән чыгымны исәпкә алмаганда); бюджетка карамаган оешмаларда эшләүчеләрнең балалары өчен компенсация 42,5 процент тәшкил итәчәк, 42,5 процент – предприятие акчасы, 15 процент – ата-ана түләргә тиешле өлеш. Аз керемле гаиләләрдә үсүче, катлаулы тормыш шартларына дучар булган, сәләтле, ятим балалар өчен, хроник авырулары булган балалар өчен тернәкләндергеч дәвалауга юлламалар, шулай ук “Мать и дитя” юлламалары 100 процент күләмендә республика бюджеты хисабыннан”, - дип аңлатты Рафис Борһанов.
2014 нче елның сәламәтләндерү кампаниясе программа чараларын гамәлгә ашыруга барлыгы 1382 учреждение җәлеп ителәчәк. Көндез яшәү өчен 1016 лагерь, 117 шәһәр читендәге лагерь, 122 хезмәт һәм ял лагере, 102 чатыр лагере, 18 санатор оешма, Кара диңгез ярында 7 лагерь эшләячәк. Рафис Борһанов сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика лагерьларында инде 70 меңнән артык бала рәхәтләнеп ял итә һәм шул исәптән авыр тормыш шартларына дучар булган 690 бала һәм яшүсмер, бу исә җәйге планның 42 процентын тәшкил итә.
“Татар-информ” МА