Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин: “Социаль ипотека буенча түләүләрне кичектерергә мөмкин, һәр очракны аерым карыйбыз”

21.04.2009

2009 елда Татарстанда барлык торак программаларын тормышка ашыруга 15,1 млрд сум күчерү планлаштырыла, бу 11952 гаиләгә яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин хәбәр итте.
Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, социаль ипотека программасы буенча гына да якынча 800 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла, шуның 300 мең кв. метры – Казанда. 2009 елның I кварталындагы нәтиҗәләр шуны күрсәтә: еллык йөкләмәнең 21 проценты үтәлгән инде.
Дәүләт торак фондына акча җыю мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә еллык күләмнең 34 проценты кергән. “Халык тарафыннан кертелгән сумма безне канәгатьләндерә. Бу - эшне башлап җибәрү өчен шактый зур финанс ярдәме”, - диде Тәлгать Абдуллин.
Шул ук вакытта Дәүләт торак фондының башкарма директоры предприятиеләрнең фондка якынча 210 млн сум бурычлары барлыгын билгеләп үтте.
2009 елда социаль ипотека программасы буенча торакның 1 кв. метры 22 мең сум булачак.
“Россиядә хәзер цемент, металл җитештерә торган заводлар эш белән тулысынча тәэмин ителми. Шуның аркасында төзелеш материалларының бәясе узган елдагыдан күпкә арзанайды. Бу квадрат метр бәясен 22 мең сум күләмендә саклап калу мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте Тәлгать Абдуллин.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Тәлгать Абдуллин социаль ипотека буенча түләүләрне кичектерергә мөмкин икәнлеген, ләкин һәр очракның аерым каралуын әйтте. “Без түләүчеләрнең реаль финанс хәлен тикшерәбез”, - диде ул.
“Гражданин эш таба яки, кирәк булган очракта, башка белгечлек буенча яңадан әзерлек уза алсын өчен, түләүне 3 айга кичектерергә мөмкин. Әлегә мондый очраклар сирәк очрый”, - дип билгеләп үтте Тәлгать Абдуллин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте