Дәүләт Советының 52 нче утырышы 9 июньдә үткәрелә

02.06.2014


9 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 52 нче утырышы уздырылачак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин, республикада иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади өлкәләрдә актив һәм максатчан эш дәвам итә, дип белдерде. Әмма республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы секторындагы тискәре вәзгыять буенча борчылуын белдерә. Аномаль югары температура нәтиҗәсендә, корылык хөкем сөрә. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны, утырышта катнашучыларны үз сайлау округларында халык белән очрашуларда игътибарны бу мәсьәләләргә юнәлтүне сорады.

Аннары ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина 52 нче утырыш чакырылышы турында доклад белән чыгыш ясады. Парламент утырышына 36 мәсьәлә кертелә, аларның 11 е – Татарстан Республикасы законнары проектлары, дип белдерде ул.

V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары сайлауларын билгеләү төп мәсьәлә булып тора.

“Хөкүмәт сәгате” кысаларында ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында квалификацияле эшче кадрлар әзерләү системасы турында”гы мәгълүматы каралачак.

Моннан тыш, депутатлар ТР Дәүләт Советында КПРФ һәм “Бердәм Россия” фракцияләре депутатлар эшчәнлеге, шулай ук ТР Хисап палатасының 2013 елгы эшчәнлеге хакында хисап тыңлаячак.

Бүгенге утырыш тәмамланганда, Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатларын закон проектлары буенча эшләрен төгәлләргә өндәде. Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.