Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры итеп Валерий Власов билгеләнгән
20.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Министр итеп Валерий Власов билгеләнде. Валерий Власовның әлеге вазыйфага билгеләнүе турындагы Указга 2009 елның 20 нче апрелендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кул куйды.
Бу вазыйфага билгеләнгәнче, Валерий Власов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе – Урал региональ үзәген җитәкләгән.
Шуны искәртик: Валерий Власов Татарстан башкаласы Казанда туган. Ун ел дәвамында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгын җитәкләгән (1997 – 2007 еллар).
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы экс-министры Зөфәр Абдуллин, башка эшкә күчүе сәбәпле, әлеге вазыйфадан киткән. Ул Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын 2006 елның декабреннән, министрлык оешкан көннән бирле җитәкләгән (элек Зөфәр Абдуллин Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы агентлыгы белән җитәкчелек иткән).
Белешмә өчен:
Валерий Александрович Власов 1953 елның 20 нче сентябрендә Казанда туа.
1976 елда Туполев исемендәге Казан авиация институтының (КАИ) “Радиоэлектрон җайланмалар” факультетын тәмамлый.
1976-77 елларда – Горбунов исемендәге Казан авиация заводы инженеры.
1977-1979 елларда армиядә хезмәт итә.
1979-81 елларда – Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе инженеры.
1981-96 елларда - Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының хәрби-мобилизацион эш һәм гражданнар оборонасы бүлегендә инспектор, өлкән инспектор, бүлекчә башлыгы, бүлек башлыгы.
1996-97 елларда – Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министры.
1997-2007 елларда – Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры.
2007-2009 елларда – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе – Урал региональ үзәге башлыгы.
2009 елның 20 нче апреленнән – Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры.
Техник фәннәр кандидаты. III һәм II дәрәҗәдәге “Мактауга лаек хезмәт өчен”, I дәрәҗәдәге “Хәрби хезмәттәге уңышлар өчен”, СССР Кораллы Көчләренә 60 ел”, “СССР Кораллы Көчләренә 70 ел” медальләре, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Генерал-майор.
Өйләнгән, улы һәм кызы бар.
http://president.tatar.ru/news/view/57672
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте