ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларындагы игеннәргә һава шартларының тәэсире турында сөйләде

31.05.2014

Республика кырларындагы игеннәргә һава шартларының тәэсире турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын, якын арада һава торышының авыл хуҗалыгындагы хәлне яхшыртмаячагына юнәлтте. Алдагы атнада һава температурасы 30 градуска кадәр һәм аннан да югары булачак дип көтелә, моңа бәйле рәвештә туфрак бик тиз дымны югалта. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләвенчә, бүгенге көндә уртача күпьеллык күрсәткечләр белән чагыштырганда, сөрүлек катламында дым сизелерлек кими бара.

“Без температура буенча күпьеллык күрсәткечләрне уздырабыз”, - диде Марат Әхмәтов. Республика районнарында урыны белән яңгыр яуды, ләкин ул Татарстан буенча хәлне үзгәртмәде, дип искә төшерде ул.

Марат Әхмәтов температура күрсәткечләре таблицасын буенча республика территориясендә явым-төшем июньнең икенче яртысында гына көтелә, дип хәбәр итте.

Марат Әхмәтов, бу аномаль шартларда чәчүлекләрне саклау буенча эшләрне - үсемлекләрне тукландыру буенча чаралар уздыруны, стресска каршы препаратларны актив куллануны төп бурыч, дип саный.

Моннан тыш, Марат Әхмәтов, якын арада терлек өчен азык, шул исәптән яфрак азык әзерли башларга кирәклеген белдерде. Аның сүзләренчә, печәнне беренче тапкыр чабып алганнан соң, күпьеллык үләннәр үстерү өчен, кемнең күпме көч куйганлыгы күренәчәк.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.