Татарстанның Хөкүмәт башлыгы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына кертелгән эшләрне тизләтергә кушты
17.04.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер муниципаль район башлыкларына күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына кертелгән эшләрне тизләтергә кушты. Бу турыда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә әйтте. Әлеге чара, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, әлегә программаны үтәү темплары бик түбән. Гражданнарга өстәмә уңайсызлыклар тудырмас өчен, ул эшләрне күбрәк язгы-җәйге сезонда башкарырга тәкъдим итте. “Ремонт эшләрен башкару өчен, федераль һәм республика бюджетларыннан җитәрлек күләмдә акча бүлеп бирелде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әлеге хәл турында тулырак мәгълүмат бирде.
15 нче апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, 1590 торак йортта (планның 68 проценты) капремонт эшләре башланып киткән. Ремонт эшләрен башкару графиклары 2006 йортка төзелгән (2009 елда 2344 йортка ремонт ясау планлаштырылган була). Шул исәптән 801 күпфатирлы торак йортка августта ремонт ясау күздә тотыла. Марат Хөснуллин мондый графикларны башкарып чыгуны шик астына куйды. Аның сүзләренә караганда, чынлыкта барысы да октябрьгә, актык чиктә ноябрьгә күчереләчәк.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фондының күздә тотылган бөтен акчаны Татарстанга күчерүен әйтте. Республика бюджеты муниципаль берәмлекләргә 1,9 млрд. сум күчергән. Калган 1,5 млрд. сум федераль акчалар белән бергә 30 көн эчендә күчерелеп бетәчәк.
Марат Хөснуллин программа буенча капремонтка бүлеп бирелгән 10 млрд. сумны октябрьгә кадәр тотып бетерергә кирәклеген искәртте. Финанслауның иң кызу чоры һәм йортлар тапшыруның төп күләме җәй айларына туры килә. Апрельдә кимендә 50 йортта эшләр төгәлләнергә тиеш, ләкин торак инспекциясенә муниципаль берәмлекләр биргән эш графикларына караганда, апрель ахырында 28 йортта гына капремонт эшләрен төгәлләү күздә тотыла.
Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов капиталь ремонт ясау программасын үтәү барышында сроклар һәм сыйфат буенча бик күп шелтә алган муниципаль районнар исемлеген булдырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте