Яр Чаллы шәһәре белән Кытайдагы Ляочэн шәһәре (Шаньдун провинциясе) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы Меморандумга кул куелды

17.04.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Яр Чаллы (Татарстан Республикасы) һәм Ляочэн (Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе) шәһәрләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ниятләре турындагы Меморандумга кул куелды.
Документка Яр Чаллы мэры Илдар Халиков һәм Ляочэн мэры Сунн Юаньфан кул куйды.
Меморандумга кул кую тантанасы алдыннан Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре мэры Сунн Юаньфан һәм Кытай делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы аларга Шаньдун провинциясенә визиты барышында Татарстан делегациясен яхшы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Килешүгә кул куелганлыгын искәртте, әлеге документның ике төбәк арасында яңа бәйләнешләр һәм уртак проектлар булдыруга этәргеч бирүен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның технопарклар, ИТ-парклар төзү һәм үстерү, спорт корылмаларын төзү һ.б. өлкәләрдә Кытай туплаган тәҗрибәне үзләштерергә әзер булуын әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан һәм Шаньдун провинциясенең алдагы хезмәттәшлеген шәһәр, предприятиеләр, уртак проектлар дәрәҗәсендә алып бару файдалы булыр дип саный. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бөтен уртак проектлар һәм башлангычларга ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Ляочэн шәһәре мэры Сунн Юаньфан Татарстан Республикасының 2009 елның сентябрь-октябрендә Шаньдун провинциясендә узачак Бөтенкытай спартакиадасын карарга рәсми чакыру ала алачагын хәбәр итте.
Сунн Юаньфан әфәнде шулай ук Кытай делегациясе әгъзаларының кичә алар өчен оештырылган Татарстан эшмәкәрләре белән адреслы очрашулардан, Яр Чаллы шәһәренә барудан канәгать калуларын әйтте. “КАМАЗ” ААҖ белән элемтәләрне җайга салу аеруча файдалы булачак”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте