Казанда Студентлар баскетболы ассоциациясенең супер финалы була
25.05.2014
Казанда студентлар баскетболы ассоциациясенең суперфиналы республика яшьләренә Россиянең иң яхшы спортчыларын күрсәтергә өстәмә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан башкаласында финал уеннарның тантаналы ачылышында белдерде.
“Бүгенге вакыйга – ул Казанда Универсиада уздыру хокукы алган вакыттагы хыялыбызның тормышка ашуы. Студентлар баскетболы ассоциациясенең безгә Татарстанда суперфинал уздырырга мөмкинлек бирүе – ул республикага күрсәтелгән хөрмәт һәм Россиянең иң яхшы студентлар командаларын безнең уенчыларга һәм җанатарларга күрсәтү мөмкинлеге”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Аның сүзләренчә, быел Студентлар баскетболы ассоциациясендә Россиянең 60 тан артык төбәгеннән 700 дән артык команда катнашты.
Быел суперфиналны оештыручылар – Студентлар баскетболы ассоциациясе, Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.
Бүгенге көндә Студентлар баскетболы ассоциациясе – ул Россиядә студентлар спортының зур ассоциациясе, ул баскетбол буенча чемпионатлар уздыра, уенчылыр, тренерлар, менеджерлар өчен грантлар оештыра.
Студентлар баскетболы ассоциациясе чемпионы Россияне Европа студентлар уеннарында күрсәтү хокукын ала.
“Татар-информ” МА