Татарстан Премьер-министры Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советы утырышын үткәрде

15.04.2009

Бүген Татарстанның хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды (ИВФ) Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
Химаячеләр советы әгъзалары Америка гражданлык тикшеренүләре фонды (CRDF) һәм Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Хезмәттәшлек итү программасында җиңү яулаган компанияләрнең һәрберсенә IV Казан венчур ярминкәсе кысаларында 10 мең АКШ доллары күләмендә өч грант бирүне хупладылар.
Шуны искәртик: 20 нче – 24 нче апрельдә Татарстан башкаласында IV Казан венчур ярминкәсе узачак. Ярминкә кысаларында технологияләр өлкәсендәге эшмәкәрлекне үстерү буенча семинар үткәрү планлаштырыла (20 нче – 24 нче апрельдә). Семинар-тренингны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Америка гражданлык тикшеренүләре фонды (U.S. Civilian Research&Development Foundation - CRDF). Венчурлы инвестицияләү өлкәсе белгечләре Венчур ярминкәсендә катнаша торган компанияләр белән венчурлы проектлар, технопарклар төзү, бизнесны һәм интеллектуаль милекне бәяләү, презентацияләрне алып бару технологияләре һ.б. өлкәләрдәге белемнәре белән уртаклашачак.
Тренинг нәтиҗәләре буенча өч компаниягә, компания вәкилләренең АКШ ка сәфәрен оештыру, стажировка үтү һәм потенциаль инвесторларга үз проектларының презентациясен үткәрү өчен, 10 мең АКШ доллары күләмендә грант биреләчәк.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советы утырышыннан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов “бүген Химаячеләр советында кризис шартларында икътисадка хас булган бөтен мәсьәләләр чагылдырылуын” әйтте.
Химаячеләр советы әгъзалары, төрле финанс чараларын (лизинг схемаларын) җәлеп итеп, кайбер инвестицион проектлар үсешенә акча бирүне хупладылар.
Берничә проектка алынган кредитлар буенча процент ставкасының бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирү тәкъдиме дә яклау тапты.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Химаячеләр советы элек Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан алынган заёмнар (“Мастер” Кама индустриаль паркы, Актаныш агрегат заводы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һ.б.) буенча түләүләрне өч айдан тугыз айга кадәр кичектерү турында карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте