Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков XVIII Петербург халыкара икътисад форумында катнашты

23.05.2014

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде. Очрашуның төп максаты – XVIII Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.

Искә төшерәбез, форум 2014 елның 22-23 маенда “Ленэкспо” мәйданчыгында уза, быел аның темасы – “Үзгәртеп корулар чорында ышанычны ныгыту”.

Көннең беренче яртысында Илдар Халиков “Россия регионнарында Инвестицион климатның милли рейтингын сынап карауның беренче нәтиҗәләрен тәкъдир итү” сессиясендә катнашты.

Алга таба форум мәйданчыгында Татарстан Премьер-министры Төньяк Рейн – Вестфалия (ФРГ) Федераль җирләре икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки белән очрашты. Алар берничә проект буенча киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Көннең икенче яртысында Илдар Халиков Петербург халыкара икътисад форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырышта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук чакырылган дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары чыгыш ясады.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина