Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин Татарстанда коммерцияле торакка бәяләр сизелерлек кимемәс дип уйлый

11.04.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасының төзелеш комплексына ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Аның сүзләренә караганда, төзелеш тармагы өчен кирәкле материаллар җитештерә торган предприятиеләрдә инде бүген үк заказлар белән проблемалар килеп чыккан, бу исә хезмәткәрләргә эш хакларын түләүдә кыенлыклар тудыра. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләре белән мәшгуль булган кече һәм урта бизнес предприятиеләрен дә эш белән тәэмин итәргә кирәк дип саный. Моның өчен республикада бөтен шартлар да тудырылган: күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы тормышка ашырыла, социаль ипотека республика программасы кысаларында торак төзү эшләре алып барыла.
Тармактагы хәл турындагы доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Ул республикада төп инвестицияләрнең яртысыннан артыгы төзелешкә туры килүен билгеләп үтте. Ләкин икътисади кризис шартларында төзелеш комплексында 2008 елның 3 нче кварталында ук җитештерү күләменең кимүе сизелә башлаган (10 % ка), узган елның 4 нче кварталында әлеге тенденция дәвам иткән. Бүген төзүчеләр эш күләменең артуына өмет итәләр, бигрәк тә 2009 елның 2 нче кварталында. Бу вакытта күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы республиканың барлык муниципаль районнарында тулы куәтенә җәелдереп җибәреләчәк.
Татарстан Республикасының төзелеш министрлыгы башлыгы торак базарындагы хәл турында җентекләбрәк сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада коммерцияле торакка бәяләр сизелерлек кимемәячәк. Моның төп сәбәбе – төзелеш материалларының бәясе төшмәү. “Цемент һәм металлдан тыш, калган төзелеш материалларының бәясе төшмәде. Моннан тыш, энергия чыгымнарына бәяләр күтәрелде”, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.
Шулай итеп, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры фаразлауларына караганда, коммерцияле күчемсез милек базарында элиталы торак секторында гына бәяләр төшүне көтәргә мөмкин (Мәскәүдә торак төзелешенең нәкъ менә шушы секторы кв. метр өчен бәяләрне төшергән).
Марат Хөснуллин фикеренчә, торак базарының уңай очрак көтеп туктап калуы төзелеш тармагында зыянга эшли торган предприятиеләрнең артуына китергән. Әйтик, 2009 елның 1 нче кварталында зыянга эшләми торган компанияләр саны 4 % ка кимегән. Гомумән алганда, бу әлеге тармак хезмәткәрләренең керемнәрендә дә чагылыш таба. Бүгенге көндә тармактагы уртача хезмәт хакы, 2008 елгы уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, 8,5 % ка кимегән.
Марат Хөснуллин 2009 елда финансланачак һәм Татарстан төзелеш комплексының күп кенә предприятиеләрен эш белән тәэмин итәчәк проектларны атап үтте. Болар – торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы (финанслау күләме якынча 10 млрд. сум), Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү (“Танеко” ААҖ – быел төзү-монтаж эшләренең күләме якынча 30 млрд. сум тәшкил итәчәк), 2013 ел Универсиадасы объектларын төзү (7,2 млрд. сум), “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы төзелеш эшләре (2,6 млрд. сум), Менделеевскидагы “Аммоний” ААҖ проекты (1,13 млрд. сум).
Монна тыш, Хөснуллин әфәнде Татарстанның 2009 елда якынча 2 млн. кв. метр, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча – 800 мең кв. метр торак тапшыру нияте барлыгын раслады. Аның сүзләренә караганда, быел төзелешнең мондый күләмнәре Россиядә иң зурысы булып тора.
Эшче көчләргә килгәндә, Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы башлыгы капремонтта 464 төзелеш компаниясенә эш биреләчәген искәртте, кызу эш чорында проектта 25 меңгә якын кеше хезмәт итәчәк; “Танеко” ААҖ проектында җәйгә таба 10 меңгә якын кешегә эш бирү күздә тотыла.
“Кризис шартларында төзелеш комплексына күрсәтелгән төп ярдәм аны эш белән тәэмин итүдән гыйбарәт булырга мөмкин”, - диде Марат Хөснуллин.
Төзелеш индустриясендәге проблемалар турында “Кулонстрой” ЯАҖ нең финанс директоры Булат Фәхретдинов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген төзелеш компанияләре алган кредитларга эшләү, өлешләп түләү шартларында торак төзү эшләренең финансланмавы һәм, гомумән, коммерцияле төзелеш күләменең кимүе аеруча мөһим мәсьәләләр булып тора.
“Камаглавстрой” идарә итү компаниясе” ААҖ нең генераль директоры Валерий Самилов Түбән Камадагы Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексында эшче көчләр белән бәйле хәл турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, икътисади кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, хәзерге шартларда төзелеш компанияләре хезмәттәшлек итү белән күбрәк кызыксына. Эшчеләр өчен уңайлы тулай торак бүлмәләре җиһазландырылган. Әгәр элегрәк әлеге төзелеш мәйданчыгындагы эшләрне башкарып чыгу өчен чит илдән өстәмә эшче көчләр җәлеп итү кирәк булса, хәзер җирле төзүчеләр эшли. Барлыгы 5,5 мең кешегә эш бирелгән, җәй көне эшче көчләргә ихтыяҗ икеләтә артырга мөмкин.
“Татарстан Республикасы һәм муниципаль берәмлекләр икътисады өчен аеруча әһәмиятле булган предприятие һәм оешмаларның җыелма исемлеген раслау турында” дигән доклад белән Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Ул исемлеккә кертелгән предприятиеләр өчен сайлау критерийлары турында сөйләде (өстәмә кыйммәт өлеше, салым түләүләре өлеше, эшчеләр саны һ.б.). Җыелма исемлеккә федераль исемлеккә (Татарстан Республикасының 12 предприятиесе), төбәк өчен әһәмиятле булган предприятиеләр исемлегенә (Татарстан Республикасының 38 предприятиесе), тармак министрлыклары буенча төзелгән исемлеккә (128 предприятие), республика һәм муниципалитет исемлекләренә (483 предприятие) эләккән предприятиеләр кергән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте