Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында почта элемтәсен үстерү өлкәсендә үзара ярдәм итешү турындагы Килешүгә кул куелды

10.04.2009

Бүгенге көнгә Татарстанда “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең эшләвенә караган милек комплексы белән бәйле бөтен мәсьәләләр хәл ителгән. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе арасында почта элемтәсен үстерү өлкәсендә үзара ярдәм итешү турындагы Килешүгә кул кую вакытында бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Документка Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе башлыгы Александр Киселев кул куйды.
Рөстәм Миңнеханов бүген Александр Киселев һәм Федераль элемтә агентлыгы җитәкчесе Валерий Бугаенко белән очрашу барышында “үзара мөнәсәбәтләрнең агымдагы хәле турында фикер алышу булуын һәм бөтен юнәлешләр буенча үзара килешеп эшләнгән позиция булдырылуын” әйтте. “Татарстан Почтасы” компаниясен үстерү буенча бездә фикер каршылыклары килеп чыккан иде, хәзер аларның барысы да хәл ителде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика өчен иң мөһиме – почта бүлекчәләренең ышанычлы мәгълүмат алу чарасы булып калуы, бигрәк тә авыл җирлегендә.
Килешүгә кул кую тантанасыннан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Александр Киселев “Татарстан Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенең бөтен милек комплексы “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесенә тапшырылачагын әйтте. “Татарстан Почтасы” милек комплексының кыйммәтен бәяләү өчен, инвентарьлаштыру үткәреләчәк.
Бүген почта элемтәсен камилләштерү һәм үстерү өлкәсендә үзара ярдәм итешү турында төзелгән Килешү кысаларында, “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе 2011 елга кадәр Татарстан почта элемтәсенең инфраструктурасын яңарту буенча чаралар планын (техник җиһазландырылу, почта хезмәтләренең санын һәм сыйфатын арттыру) тормышка ашыруга ярдәм итәчәк. Чаралар планы модернизацияләүне кимендә 1,2 млрд. сум күләмендә финанслауны күздә тота.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте