Татарстан хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов журналистларның – чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең - сорауларына җавап бирде

08.04.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йорты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистлар – чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
Татарстан башкаласына ике көнлек танышу визиты белән Reuters News, Moscow Times, Business New Europe, Bloomberg мәгълүмат агентлыгы, Russia Today һәм “Вести” телеканалларының корреспондентлары килде.
Матбугат туры Россия Бизнес Атналыгы кысаларында оештырылды (Россия Бизнес Атналыгын оештыручы - Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы).
Чит ил журналистлары Татарстанга Екатеринбургтан соң килгәннәр.
Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов журналистларга бүгенге көндә республикада барган һәм дөньякүләм икътисади кризис шартларында Россиянең бик күп төбәкләренә хас булган процесслар турында сөйләде.
“Барыннан да элек, кризис экспортка юнәлдерелгән предприятиеләргә һәм көнбатыштагы кредит оешмаларыннан зур күләмдә кредит алган компанияләргә кагылып үтте”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
2008 елның дүртенче кварталында ук кайбер зур предприятиеләр үз продукциясенә башта – тышкы, аннан соң эчке базарларда да ихтыяҗ кимүне тойганнар. Машина төзелеше комплексына аеруча зур зыян килгән. Моннан тыш, монопродукция җитештерә торган предприятиеләрдә дә заказлар кимегән (нигездә, бу – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре). Татарстан Республикасында “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә, “Соллерс” компаниясенең җитештерү мәйданчыкларында (җиңел автомобильләр, микроавтобуслар җитештерү) кризислы хәл килеп чыккан.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводының икътисади кризис шартларында да алдагы ике елга заказлар белән тәэмин ителгән булуын билгеләп үтте.
Нефть чыгару предприятиеләренә килгәндә (республикада болар – “Татнефть” ААҖ һәм 30 дан артык кече нефть компанияләре), Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, бу тармак кризиска бирешмәүчәнлеген күрсәткән. Аның сүзләренә караганда, нефтьчеләр эшне башкару өчен тулысынча хәзерләнеп җитә алганнар, хәтта, кыскартылган формада булса да, кайбер инвестицион программаларны үтәп баралар.
Нефть химиясе тармагында (машина төзелеше тармагы белән чагыштырганда, аңа икътисади кризис азрак тәэсир иткән) башка проблема күзгә ташлана – чит ил оешмаларыннан кредит алу. Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы соңгы елларда нефть химиясе тармагындагы күп кенә предприятиеләрнең, җитештерүне яңартуның масштаблы программаларын тормышка ашыру өчен, шактый кредит алуын әйтте. Банк учреждениеләре, кризис йогынтысын беренче булып тоюга ук, акчаны кире таләп итә башлаганнар.
Республикада шулай ук кече эшмәкәрлеккә, бигрәк тә икътисадның реаль секторына (зур сәнәгый предприятиеләргә) хезмәт күрсәтү белән тыгыз бәйләнгән бизнеска зыян килде.
“Бүгенге көндә республика хакимиятләре икътисади кризис социаль кризиска әйләнмәсен дип борчыла”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 56 мең эшсез кеше теркәлгән, тагын якынча 100 меңе тулы булмаган эш көнен генә эшли.
“Федераль хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чаралар һәм республикада тормышка ашырыла торган кризиска каршы тору программалары безгә ситуацияне контрольдә тотарга ярдәм итә, - диде Татарстан Премьер-министры. – Бүген без федераль бюджетның ярдәмен тоябыз һәм проблемаларыбызның бергә хәл ителәчәген беләбез”.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт арасында Татарстанның хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру хакында төзелгән Килешү турында сөйләде.
Түбәндәге проектлар республика халкын эш белән тәэмин итә алачак: күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы (Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү фонды кысаларында тормышка ашырыла, финанслауның гомуми күләме – якынча 10 млрд. сум), Түбән Камада Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексын төзү (төзү-монтаж эшләренең күләме 29 млрд. сум тәшкил итә), социаль ипотека республика программасы (план буенча 2009 елда 800 мең кв. метр торак төзелергә тиеш).
Сорауларга җавап биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры болай диде: “Без Америка икътисадының тотрыклыга әйләнүенә исәп тотабыз, чөнки ул иң зурысы һәм дөньядагы хәлнең тотрыклылануы, күпчелек очракта, аңа бәйле булачак”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикадагы кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы турында да тулырак сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, бүген эшмәкәрлеккә этәргеч бирергә кирәк, чөнки ул үзен урта сыйныфка кертеп карый торган кешеләр санының артуына китерәчәк. Технопарклар, индустриаль мәйданчыклар челтәрен булдыру кече һәм урта бизнесны үсеш өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры “Идея” технопаркы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Химград” проекты һәм югары технологияләр паркы (ИТ-парк) турында сөйләде.
“Алабуга” махсус икътисади зонасын үстерү турында сөйләгәндә, Татарстан хөкүмәт башлыгы икътисади кризис шартларында да резидент компанияләрнең үз проектларын тормышка ашыруны дәвам итүләрен билгеләп үтте. Әйтик, ул кичә, 7 нче апрельдә, Rockwool International компаниясенең “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә яңа завод төзү ниятен тагын бер кат раславын хәбәр итте. Татарстанда компания заводы иң югары җитештерүчәнлектәге линияләргә (таш мамыктан эшләнгән җылылык үткәрми торган материаллар) ия булыр дип көтелә.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры чит ил журналистларына республикада мәгариф кластерын төзү, югары квалификацияле эшче көчләр белән тәэмин итү, бөтен дини конфессияләргә карата түземлелек сәясәтен алып бару турында сөйләде.
Журналистларны “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” эше белән Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров таныштырды. Ул хәзерге заман шартларында Татарстан Хөкүмәтенең үз эшендә ачыклык һәм үтә күренмәлелек булдыруга юнәлеш тотуы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күп кенә утырыш һәм киңәшмәләре видеоконференция режимында бара һәм on-line режимда Интернет челтәреннән трансляцияләнә. Чит ил журналистлары үзләре дә моңа шаһит булдылар: аларның Татарстан Премьер-министры белән очрашуы дөнья челтәрендә тулысынча трансляцияләнде, һәм аны Интернет кулланучыларның һәрберсе карый алды (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталындагы сылтама буенча - www.prav.tatar.ru).
Иртәгә, 9 нчы апрельдә, чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең Татарстан белән танышуы дәвам итәчәк. Матбугат туры чикләрендә Казан мэры белән очрашу, “Казаноргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятенә бару, кайбер урыннарга экскурсия ясау планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте