Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Мәгариф. Карьера” дигән 9 нчы күргәзмәне ачуда катнашты

08.04.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Мәгариф. Карьера” 9 нчы махсуслашкан күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Аны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсенең актуаль һәм ихтыяҗ тудыра торган чаралардан саналуын әйтте. Ул шулай ук бүгенге көндә мәгариф мәсьәләләренең Татарстан Хөкүмәте эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов якын арада республикада җитди мәгариф программасы барлыкка киләчәген искәртте. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы эшли. Премьер-министр мәгариф кластеры кысаларындагы проектлар да үсеш ала дип саный.
Күргәзмәне ачуда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов, Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәис урынбасары Римма Ратникова, социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова катнашты.
“Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә Россия Федерациясенең 20 шәһәрендәге, шул исәптән Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ульян, Чабаксар, Екатеринбургтагы 118 уку йорты һәм предприятиеләр эше белән танышырга була. Күргәзмәдә катнашучылар арасында югары уку йортлары, колледжлар, һөнәри училищелар, шулай ук кадрлар агентлыклары, мәшгульлек үзәкләре, сәнәгый предприятиеләр бар.
Күргәзмә 10 нчы апрельгә кадәр барачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте