Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов Түбән Камада киңәшмә үткәрде

03.04.2009

Кичә, 2 нче апрельдә, Түбән Камада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзү буенча республика штабы утырышы булды.
Аның эшендә шулай ук инвесторлар һәм “гасыр төзелеше”н тормышка ашыруга җәлеп ителгән компания вәкилләре катнашты. Киңәшмәгә җыелучылар агымдагы елның I кварталында эшләнгән эшкә нәтиҗә ясадылар, апрельгә бурычлар билгеләделәр. “ТАНЕКО” ААҖ нең төзелеш мәйданчыкларында эшләүче алдынгы белгечләрнең хисапларыннан шул билгеле булды: бу ел башыннан төзү-монтаж эшләренә якынча 3,5 млрд. сум бүлеп бирелгән, апрельдә бу сумма 1,6 миллиардтан артып китәчәк. Көн саен Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы территориясендә кимендә 50 млн. сум тотыла.
Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыкларында 700 дән артык махсус техника һәм 5 меңнән артык эшче эшли, аларның күбесе Татарстанда яши. 2008 елның I кварталында ЭЛОУ-АВТ-7 җайланмасының җир өстендәге өлешен төзү эше активлашып китте, технологик җиһазларны монтажлау эше җәелдерелде, товар паркы эстакадасының төп конструкцияләрен торгызу төгәлләнеп килә. Хәзер комплексның берьюлы 5 бүлегендә җир асты коммуникацияләрен монтажлау эшләре бара: янгынга каршы тору, хуҗалык эшләрендә кулланыла һәм эчә торган су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән торбалар үткәрелә.
Якын арада технологик су һәм көчле яңгырга каршы сәнәгый канализацияләр челтәрен төзү эшләре башланып китәчәк. “Бүген барысы да кризис турында сөйли, ә безгә аның тәэсире файдалы булды, чөнки 2 нче гыйнвардан бирле бер көн дә ял иткәнебез юк. Кризис барыбызны да тулы хәзерлекле булырга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә безнең объектта финанслау һәм эшне оештыруда бернинди проблема юк, шуңа күрә быел төзелеш ресурсларына кытлык сизелми. Бу безгә 1 нче кварталда планга кертелгән төзү-монтаж эшләрен 15 процентка арттырып үтәү мөмкинлеге бирде. Айлык үсеш якынча 13 процент тәшкил итә, апрельдә дә шушы тенденция саклана. Хәзер безнең бер генә проблемабыз бар: проект-смета документларын һәм монда мобилизацияләнгән төзелеш ресурсларын хәзерләп өлгертү. Иң мөһим бурычларның тагын берсе – Татарстанда булган бөтен ресурслардан, аерым алганда, төзү-монтаж ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану”, - диде бүген “ТАНЕКО” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов.
Ул хәзер Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының мәйданчыкларында, “Камаглавстрой”дан тыш, “Камэнергострой”, “ПСО-Казань”, “Главнефтегазстройсервис”, “Татстрой” кебек эре төзелеш компанияләренең көчләре актив мобилизацияләнәчәген әйтте. Анда шулай ук үзара бәйләнешләр регламенты, процедуралар, материаль һәм финанс ресурсларының хәрәкәте формалаштырылачак. Алар апрельдә эшләнеп бетәргә тиеш.
“Бу безгә майда ук күләмне сизелерлек үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Шул очракта гына без быел ЭЛОУ АВТ-7 дә төзү-монтаж эшләрен төгәлләп, эшләтеп җибәрү-көйләүне әзерләү һәм башкару, сафка кертелә торган беренче комплексны 2010 елда файдалануга тапшыру бурычын үти алачакбыз. Хәзер барысы да шушы мәсьәлә буенча эшли”, - диде Хәмзә Баһманов.
Киңәшмә тәмамлангач, Татарстан Республикасы Премьер-министры төзелеш мәйданчыгын карап чыкты һәм сафка кертелә торган беренче комплексның төп объектларын төзү эшләренең барышы белән танышты.

“Бу безгә майда ук күләмне сизелерлек үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Шул очракта гына без быел ЭЛОУ АВТ-7 дә төзү-монтаж эшләрен төгәлләп, эшләтеп җибәрү-көйләүне әзерләү һәм башкару, сафка кертелә торган беренче комплексны 2010 елда файдалануга тапшыру бурычын үти алачакбыз. Хәзер барысы да шушы мәсьәлә буенча эшли”, - диде Хәмзә Баһманов.

Киңәшмә тәмамлангач, Татарстан Республикасы Премьер-министры төзелеш мәйданчыгын карап чыкты һәм сафка кертелә торган беренче комплексның төп объектларын төзү эшләренең барышы белән танышты.


“Татар-информ”