2009 елның сентябрендә Татарстан башкаласы “Ефәк юл – Дакар сериясе” халыкара автораллиенда катнашучыларны кабул итәчәк
01.04.2009
Дөньяның 31 иленнән килгән вәкилләр 5 нче сентябрьдә Казанда старт алачак “Ефәк юл 2009 – Дакар сериясе” халыкара автораллиенда катнашачак. Бүген әлеге чараны оештыру комитетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән утырышында раллины әзерләү һәм уздыру турында сөйләделәр. Утырышны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ул мондый ярышларның Казанда беренче тапкыр үткәреләчәген әйтте. Идеяне Төркмәнстан Президенты тәкъдим иткән һәм Россия Президенты аны хуплаган. “Ефәк юл – Дакар сериясе” раллие дөньяның Европа-Азия өлешендә юлсыз җирдән йөрү буенча иң зур узыш булыр дип көтелә (чираттагы Дакар инде Көньяк Америка территориясендә узачак).
Раллига әзерлекнең барышы турындагы җентекле доклад белән халыкара ралли дирекциясенең административ мәсьәләләр буенча директоры, “КАМАЗ-Мастер” командасының генераль директоры Семен Якубов чыгыш ясады. Ул “Ефәк юл – Дакар сериясе” раллиен үткәрүгә Дакарны оештыра торган A.S.O. (Amaury Sport Organisation) француз компаниясе җәлеп ителгәнлеген әйтте. Бу компания оештыру мәсьәләләре, медицина хезмәте күрсәтү һәм телевидениега төшереп озатып йөрү мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк.
Раллида якынча 100 җиңел һәм 50 авыр йөк автомобиле катнашачак (чагыштыру өчен: Дакар раллиенда 170 җиңел һәм 80 авыр йөк автомобиле).
“Кунаклар һәм оештыру комитеты әгъзаларын исәпкә алганда, Казанга якынча 900 кеше килер дип көтелә. Ралли маршруты 90 процентка билгеләнгән”, - дип хәбәр итте Семен Якубов.
Әйтик, 5 нче сентябрьдә Казанда старт биреләчәк, финишка 13 нче сентябрьдә Ашхабадта (Төркмәнстан) килеп җитәчәкләр. Ралли Татарстан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Кара-Кум чүле комнары, Казахстан шәһәрләре аша узачак. Маршрутның гомуми озынлыгы – 4350 км.
Катлаулылыгы буенча трасса Дакар раллиена туры килә, озынлыгы буенча ул икеләтә кыска, ләкин белгечләр спортчылар өчен бу “Дакар алдыннан яхшы күнекмә” (ул 2010 елның гыйнвар ахырында старт алачак) булыр дип уйлый.
Семен Якубов “Фольксваген” һәм BMW командаларының “Ефәк юл – Дакар сериясе” раллиенда катнашырга риза булуларын әйтте. Авыр йөк автомобильләре экипажларына килгәндә, “КАМАЗ” конкурентлары булган командалардан (MAN Rally Team, TATRA, Team DeRooy) гаризалар кабул ителгән.
Раллида катнашучылар Казанга 1 нче сентябрьдән үк килә башлар дип көтелә. Раллига хезмәт күрсәтүдә 5 самолет һәм 8 вертолетның катнашуы күздә тотыла (ТВ-трансляция, озатып йөрү, медицина хезмәте күрсәтү һ.б.).
“Көтү паркы” дип атала торган урын (бөтен автомобильләр һәм башка техника) “Ривьера” отеле территориясендә булачак. Шунда ук матбугат үзәге урнашачак, брифинг һәм башка оештыру чаралары узачак.
Раллины тантаналы рәвештә ачу көнендә (5 нче сентябрь) “Ривьера” отеле янында раритет автомобильләр парады булачак һәм махсус участок узышы (2 км) старт алачак – аны үтү вакыты узыш исәбенә керәчәк. Шул ук көнне кич белән бәйрәм концерты, фейерверк булачак.
6 нчы сентябрь иртәсендә Мәскәү вакыты белән сәгать алтыда ралли алдан билгеләнгән маршрут буенча старт алачак.
“Ефәк юл – Дакар сериясе” раллиен массакүләм мәгълүмат чаралары яктыртып барачак. Дөньяның 180 илендә 600 сәгатьлек трансляцияләр, 30 көндәлек басмада репортажлар үткәрү, 21 илнең 40 махсуслаштырылган журналыннан корреспондентлар килү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте