Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча Россия Дәүләт Советы Президиумын әзерләүдә катнашты
31.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда “Яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү системасын камилләштерү турында” дигән темага Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумын әзерләү буенча эшче төркем утырышында катнаша.
Эшче төркемне Волгоград өлкәсенең администрация җитәкчесе Николай Максюта җитәкли. Әлеге төркемгә шулай ук Россиянең оборона министры урынбасары Николай Панков, Россия Президенты киңәшчесе Мурат Зязиков кергән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте