Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко: “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенә керү процедурасын 2009 елның җәендә төгәлләү планлаштырыла”
31.03.2009
Бүген Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә визиты барышында якын магистральдәге Ту-334 авиалайнерын карады.
Шуны искәртик: Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хәзер кыска сроклы эш визиты белән Татарстан Республикасында.
31 нче март иртәсендә Виктор Христенко “Казан вертолет заводы” (КВЗ) ААҖ һәм “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аны Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең генераль директоры Алексей Федоров, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең генераль директоры Васил Каюмов һәм башкалар озатып йөрде.
Авиапредприятиенең очу кырында Виктор Христенко Ту-214 (Россия Федерациясе Президенты эшләре белән идарә итү заказы буенча җыела) һәм Ту-334 модельләрен карады.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры болай диде: “Ту-334 авиалайнерының, һичшиксез, киләчәге өметле, чөнки аның моделе инде бар һәм ул сертификацияләнгән”. Виктор Христенко сүзләренә караганда, хәзер, икътисади кризис аркасында, заказны формалаштыру өчен бик үк уңышлы вакыт түгел, һәм монда иң мөһиме – модельне базарда таныту мәсьәләсе. Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы модельнең тулысынча планлы йөкләмәгә туры китереп эшләнүен әйтте. НИОКР эшләре федераль бюджеттан финансланган.
Шул ук вакытта ул Ту-334 буенча бөтен сорауларны федераль хөкүмәткә түгел, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе җитәкчелегенә бирергә кирәклеген ассызыклап үтте.
Виктор Христенко Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Алексей Федоровның “2009 елның җәендә Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенә керү процедурасын төгәлләү планлаштырыла” дигән сүзләрен раслады.
Ул шулай ук Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә икътисади кризис шартларында дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары күрелүен искәртте. Аның сүзләренә караганда, кичә авиапредприятие счетына Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы счетларыннан, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе эшчәнлеген финанслау күләмен арттыру максатында, 4,1 млрд. сум күчерелгән.
“Бу кризиска каршы тору чараларының берсе, һәм ул инде тормышка ашырылды”, – диде Виктор Христенко.
Ул журналистларга бүгенге көндә илебезнең авиация сәнәгате, Көнбатыштагы авиатехника җитештерә торган компанияләр белән чагыштырганда, азрак зыян күрүен әйтте. Шул ук вакытта Христенко әфәнде безнең икътисадыбыз вертолет һәм самолетларның модель рәтен яңарту өчен ресурслар табарга тиеш дип саный.
Шуннан соң Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең җитештерү программасын һәм кирәкле дәүләти ярдәм чараларын әзерләү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте