РФ Кораллы Көчләр Генераль штабы Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгының урынбасары Сергей Николенко: “Татарстан потенциалы гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү буенча уздырылган конкурста призлы урынга дәгъва кылырга мөмкинлек бирә”
30.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәдә 2008 елда Татарстан Республикасы гражданнарын хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү турында сүз барды.
Әлеге чарада гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыруга конкурс үткәрү комиссиясе әгъзалары катнашты. Комиссиягә Үзәк конкурс комиссиясе рәисе – Россия Федерациясе Кораллы Көчләр Генераль штабы башлыгының урынбасары генерал-лейтенант Сергей Николенко җитәкчелек итте.
Шуны искәртик: комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы башкаласына бүген килеп җиттеләр һәм шунда ук эшкә тотындылар.
Сергей Николенко әйтүенчә, Татарстанга килүнең максаты – комиссиягә гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү, хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыруга үткәрелә торган конкурста катнашу өчен бирелгән мәгълүматны тикшерү. Мондый күрсәткечләргә бәя бирелә: хәрби-патриотик тәрбия, хәрби-учет белгечлекләренә әзерләү, хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында сәламәтләндерү чаралары үткәрү, гражданнарны үзеңне хәрбиләрчә тоту нигезләренә өйрәтү һ.б.
Комиссия рәисе Татарстан Республикасының конкурста инде өченче тапкыр катнашуын һәм ике тапкыр призлы урын алуын (2006 ел нәтиҗәләре буенча – 2 нче урын, 2007 ел нәтиҗәләре буенча – 1 нче урын) искәртте.
“Республикагызның потенциалы зур, һәм ул тагын призлы урынга дәгъва итә ала”, - диде Сергей Николенко. Ул шулай ук тикшерү нәтиҗәләренең Рязань өлкәсе тәкъдим иткән мәгълүматның гадәттән тыш арттырылганлыгын күрсәтүен искәртте.
“Моннан тыш, без һәрбер төбәктә хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрүдә ниндидер үзенчәлек табып, соңыннан аны федерациянең бөтен субъектларына җиткерергә телибез. Һичшиксез, Татарстанда мондый үзенчәлек бар”, - диде Николенко.
Хәрби хезмәткә әзерләү һәм үткәрү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры – чакыру комиссиясе рәисенең урынбасары Равил Моратов сөйләде.
Равил Моратов сүзләренә караганда, республикада егетләрнең армиядә хезмәт итүгә мөнәсәбәтен үзгәртә алганнар, аннан качарга тырышучылар саны кими. 2009 елда республика хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләнгән хәрби хезмәткә чакырылучылар санын икеләтә арттырырга җыена (шуны искәртик: 2008 елда 13 хәрби-учет белгечлеге буенча 2477 кеше әзерләнгән).
Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин үзенең докладында мондый мәгълүмат китерде: республика территориясендә хәрби учет республика хәрби комиссиясе, район һәм шәһәрләрнең 42 комиссариаты тарафыннан алып барыла, моннан тыш 52 Гражданлык хәле актларын теркәү органы, 21 медик-социаль экспертиза органы һәм Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 52 территориаль органы эшли.
Әйтик, 2008 елда 26 мең 901 кеше хәрби учетка куелырга тиеш булган, 25 мең 896 кеше генә учетка куелган (305 кеше килмәгән, шуларның 292 се – нигезле сәбәпсез; 179 егетне соңрак эзләп тапканнар).
2008 ел чакырылышына Татарстаннан олырак яшьтәге (20 һәм аннан да күбрәк) 5420 кеше армиядә хезмәт итәргә җибәрелгән.
Югары уку йортын тәмамлаучылар (2008 елда һәм аннан да элегрәк тәмамлаучылар) исемлеге белән эшләү дә җайга салынган.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары республикада югары белемле гражданнарны хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләү һәм хәрби хезмәткә чакыруның беренче чиратта үтәлүен әйтте. Хәрби хезмәткә чакырылган югары белемле кешеләр проценты 2004 елдан арта башлаган (чагыштыру өчен: 2004 елда хәрби хезмәткә чакырылучыларның 3,9 проценты югары белемле булган, 2007 елда – 21,1 %, 2008 елда – 24,4 %).
Узган ел нәтиҗәләре буенча, 358 егет (ягъни хәрби хезмәткә чакырылучыларның 1,13 проценты) армиядә хезмәт итүдән качып калган, шуларның унысы - хезмәт итәргә җибәрү урынына, калганнары медкомиссиягә килмәгән.
Сергей Погодин хәзер республиканың 42 хәрби комиссариатында чакыру пунктлары барлыгын әйтте (элек бу проблемалар тудырган). Татарстан Республикасы хәрби комиссары Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә аларны оештыруда ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.
Сергей Погодин “Патриот” патриотик үзәгенең (Казан) эшчәнлеге турында тулырак сөйләде.
Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча алып барыла торган эш турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов сөйләде. Әйтик, башлангыч хәрби әзерлек нигезләрен укытучы кадрлар белән тулыландыру 92 проценттан артып киткән (шуларның 72 проценты – офицер һәм сержантлар, 25 проценты – махсус хәрби әзерлек курсларын узган укытучылар).
Республикада хәрби-патриотик һәм физик тәрбия бирүне оештыру турында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев сөйләде.
Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү кысаларында медицина хезмәте күрсәтү турында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов мәгълүмат бирде. Ул республика халкының 4,3 процентын яшүсмерләр алып торуын билгеләп үтте. 2004-2008 елларда аларның саны 4 процентка кимегән. Гомумән алганда, 223 мең яшь кеше бар, шуның 93,8 меңен студент һәм укучы егетләр тәшкил итә (шул исәптән 51,4 мең кеше – югары уку йортларының көндезге бүлек студентлары).
Айрат Фәррахов Татарстанның студентлар поликлиникасы челтәрен саклап кала алган аз төбәкләрнең берсе булуын искәртте. Бу яшьләрнең сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим.
Республикадагы гомуми белем бирү учреждениеләре, югары уку йортларында, наркотиклар куллануны ачыклау максатыннан, медицина тикшерүләре үткәрелә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, соңгы өч елда наркотикларга бәйле булу аркасында Кораллы көчләр рәтләреннән вакытыннан алда чыгарылу очраклары булмаган.
Хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрүче егетләрне эзләү буенча алып барыла торган эш турында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрының урынбасары вазыйфаларын башкаручы Василий Соколов сөйләде.
30 нчы мартта, көннең икенче яртысында, конкурс комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы гражданнарын хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм үткәрү кысаларында кайбер объектларны карап чыгачаклар.
Иртәгә комиссия эше программа буенча дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте