Татарстанда яңа торак еллык планының 35% тапшырылган
26.04.2014
25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча республикада 839,3 мең кв.м. торак тапшырылган, бу еллык планның 35%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үзенең докладында узган ике атнада 86,3 мең кв.м. торак тапшырылды, дип белдерде. Социаль ипотека программасы буенча 25 апрельгә гомуми мәйданы 72,9 мең кв.м. булган 1282 фатирга исәпләнгән 28 йорт тапшырылган.
Балалар бакчалары төзү программасы буенча барлык 56 объектта эш бара, шул исәптән Казанда 3 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бу объектларны төзеп бетерү 2014 елның 1 сентябренә планлаштырылган.
2014 елга планлаштырылган яңа 60 фельдшер-акушерлык пунктларының 20сендә эш төгәлләнгән.
19 муниципаль районда 155 яңа спорт мәйданчыкларының 49ында төзелеш-монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов