I квартал нәтиҗәләре буенча Татарстанда 500 мең кв. метрдан артык торак төзеләчәк
28.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың муниципаль район җитәкчеләренә социаль ипотека программасы кысаларында объектлар төзү эшләрен тизләтергә кушты. Ул шуны искәртте: әгәр объектлар төзелешен апрельдә башлап җибәрмәсәк, вакытында өлгермәскә мөмкинбез.
Бу турыда Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы бүген торак салу һәм 2009 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшкә якынча нәтиҗә ясау буенча үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
“Дөресен генә әйткәндә, I кварталда төзелеш өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз 2008 елдан ук башланып китте, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел Казанга план нигезендә торак салу буенча җитди эш йөкләнгән, һәм башкала бу күләмне күздә тотып эш итәргә тиеш”.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Раузил Хаҗиев доклад белән чыгыш ясады.
Әйтик, ул I кварталда республикада якынча 500 мең кв. метр торак төзеләчәген, ягъни еллык йөкләмәнең 20 проценты үтәләчәген әйтте. Бу елның калган 9 аенда, еллык бурычны үтәү өчен, 1 млн. 480 мең кв. метр торакны файдалануга тапшырырга кирәк. 27 нче мартка Техник инвентарьлаштыру бюросы биргән мәгълүматларга караганда, республикада югары дәрәҗәдә әзерлекле торак йортлар буенча 1 млн. 226 мең кв. метр күләмендә резерв бар, шуның 587 мең кв. метры – күпфатирлы торак йортлар, 639 мең кв. метры – шәхси торак. Шул исәптән Казан шәһәре буенча 723 мең кв. метр резерв бар, шуның 453 мең кв. метры – күпкатлы торак йортлар, 270 мең кв.метры – азкатлы шәхси торак.
“Бу резерв 2009 елгы торак программасын тормышка ашыру өчен җитәрлек түгел, өстәвенә, югары дәрәҗәдә әзерлекле коммерцияле төзелеш объектларының күбесе объектив сәбәпләр аркасында 2009 елда төзелеп бетмәячәк”, - диде Раузил Хаҗиев.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары коммерцияле торак секторындагы проблемаларны аерым билгеләп үтте. Туктатылган төзелешләр турында төгәл статистик мәгълүматлар юк, ләкин Казан һәм Яр Чаллы башкарма комитетларының мониторингы төзелешнең яртысыннан артыгы туктап калуын күрсәтә. Гомуми сәбәпләре дә билгеле: банкларның йорт төзүчеләргә кредит бирмәве, ипотека буенча кредит бирелмәү һәм халыкта фатир алуга ихтыяҗ кинәт кимү, объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтырганда йорт төзүчеләргә чикләүләр кую һ.б.
Инженерлык челтәрләренә тоташтырганда бизнеска йөкләнгән хезмәтне киметү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан үткәрелә торган эш чикләрендә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы йорт төзүчеләр өчен элегрәк башланып киткән торак проектлары буенча инженерлык челтәрләренә тоташтыру бәясен тагын киметергә (50 процентка) тәкъдим итә. Бу йорт төзүчеләргә бушаган ресурсларны авыр икътисади шартларда коммерцияле торак төзелешенең башланган объектларын төгәлләүгә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.
Раузил Хаҗиев алданган өлешләп түләүчеләр проблемасына да тукталып үтте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу мәсьәләне чишүнең бердәм механизмы юк, һәм һәр очракны аерым карарга туры килә. Казанда алданган өлешләп түләүчеләр проблемасын чишүдә һәм аларга ярдәм итүдә алга китеш күзәтелә, бу эшкә шәһәр хакимияте алынган. “Иң мөһиме – халык арасында алданган өлешләп түләүчеләр санының артуына юл куймау”, - диде Раузил Хаҗиев.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасы буенча торак төзүнең барышы турында хисап бирде. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Дәүләт торак фонды 154 мең кв. метр торак өчен хисап биргән инде, март нәтиҗәләре буенча тагын 15 мең кв. метр тапшырылачак. Казандагы төзелеш турында ул тулырак мәгълүмат бирде, анда социаль ипотека буенча 300 мең кв. метр торак төзү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына предприятие һәм оешмалардан кергән түләүләр турында Татарстан Республикасы финанслар министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов сөйләде.
Беренче квартал нәтиҗәләре буенча фондка 981 млн. сум күчерелгән, шул исәптән 773 млн. сум – зур предприятиеләрдән, 158 млн. сум – кече нефть компанияләреннән, 49 млн. сум – башка предприятие һәм оешмалардан. Дәүләт торак фондына түләүләр җыю буенча 2009 елга план йөкләмәсе 4,04 млрд. сум тәшкил итә.