Татарстан Министрлар Кабинетында республика территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек өчен индустриаль икътисади мәйданчыклар төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар
24.03.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек өчен республика дәрәҗәсендәге салым ташламаларын тәкъдим итә торган индустриаль икътисади мәйданчыклар төзү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Мондый мәйданчыклар булдыру идеясен Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты тәкъдим иткән иде. Хәзерге икътисади шартларда индустриаль икътисади мәйданчыклар республикада эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итәр, яңа производстволар һәм эш урыннары булдырыр дип көтелә.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев мондый индустриаль мәйданчыкларның эшче көчләр һәм энергетик егәрлекләр кирәгеннән артык булган районнарда төзелә алуын әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов резидент компанияләргә республика дәрәҗәсендәге салым ташламаларын тәкъдим итә торган икътисади мәйданчыклар ачуның федераль законнарга каршы килмәскә тиешлеген билгеләп үтте. Ул бу мәсьәләнең инде икенче тапкыр каралуын искәртте (беренче тапкыр ул ике ел элек каралган була). Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы фикеренчә, бу мәйданчыкларга резидент компанияләрне сайлауда регламент билгеләргә кирәк (тармак принцибы буенча булырга мөмкин).
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мондый индустриаль мәйданчыкларда үз производстволарын урнаштырачак кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына инфраструктурага кушылуда ташламалар бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Аның сүзләренә караганда, ташламалар бирү мәсьәләсе җитди юридик тикшерүне, салым салу өлкәсе белгечләре белән киңәшләшүне сорый.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте