Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 566,9 млн. сумлык эш башкарылган

21.03.2009

30 нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасына Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү федераль фондыннан, күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау өчен, 1,4 млрд. сум күләмендә икенче транш күчереләчәк. 3,3 млрд. сум күләмендәге беренче траншны республика 26 нчы февральдә үк алган иде инде. Бүген Татарстанда капремонт программасын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча үткәрелгән киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Раузил Хаҗиев әйтте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залына видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Шуны искәртик: 2009 елда Фонд республикада капиталь ремонт ясауга 4,7 млрд. сум бирәчәк.
Киңәшмә башында Татарстан Республикасы Премьер-министры муниципаль районнарга инде 998 млн. сум җибәрелүен хәбәр итте, шуның белән бергә идарә итү компанияләренә 318 млн. сум бирелгән. Ул бу юнәлештәге эшне тизләтергә кушты, чөнки подрядчы оешмалар эшләрен вакытында тапшырырга тиеш. “Хәзер подрядчы компанияләргә капремонт буенча төзелеш эшләрен алып баруга кредит алу авыр, шуңа күрә без бу эшкә акча бүлеп бирергә һәм аны авансларга тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республикада капиталь ремонт ясау өчен акча барлыгын әйтте. “Капремонтка Татарстан бюджетыннан акча бүлеп бирүгә килгәндә (программа бердәм финанслау шартларында тормышка ашырыла), ул сумма да һичшиксез алыначак”, - диде Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы.
Раузил Хаҗиев үзенең чыгышында түбәндәгеләрне хәбәр итте: муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда, 2 мең 220 йортта проект-смета документлары эшләнгән (гомуми күләмнең 95 проценты). Ләкин 19 нчы мартка Дәүләти экспертиза идарәсенә 1 мең 233 йортка документ бирелгән. Экспертлар 303 йортка гына уңай бәя биргән. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының беренче урынбасары муниципалитетларга бу эшләрне тизләтергә кушты. Ул 2008 елда сыйфатлы экспертиза исәбенә генә дә 230 млн. сум янга калдырылуын искәртте.
Раузил Хаҗиев шулай ук 2009 елдан Фондның капремонтка дигән акчаларны куллану инструкциясенә үзгәрешләр кертүе турында мәгълүмат бирде (төгәл инструкцияләр электрон почта аша бөтен муниципаль районнарга җибәрелгән). Әйтик, документларны бирү шартлары һәм сроклары бозылган очракта, быелдан Фонд төбәкләрдән акчаны кире ала ала. Элек ул акча бирүне туктатып кына тора иде. Моннан тыш, җәй айларында айлык эш күләме 2 млрд. сумнан да ким булмаска тиеш.
Быелдан финанслауда катнашу максатыннан йорт хуҗаларыннан алына торган акча узган елдагыча бөтен йорттан түгел, ә капремонт программасына кертелгән йортлардан гына җыелачак.
Раузил Хаҗиев шулай ук кайбер муниципаль районнар белән (Әгерҗе, Яшел Үзән, Сарман) шартнамәләр төзелеп бетмәвен әйтте.
Ул Апас районы муниципалитетының эшен мисал итеп китерде – анда муниципаль бюджет акчасы идарә итү компанияләре исәбенә тулысынча күчерелгән инде. Моннан тыш, бу районда капремонт эшләрен майда төгәлләү планлаштырыла.
Республика буенча тулаем алганда, йортларга 566,9 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы исәпләү приборлары буенча мәгълүмат бирде. Муниципаль берәмлекләрдән алынган мәгълүматларга караганда, 363 млн. сумга 384 мең исәпләү приборы (электр энергиясе, газ, су белән тәэмин итү) сатып алырга кирәк. Исәпләү приборларын сатып алу һәм урнаштыру капремонт программасына керми, ләкин республикада аларны капремонт программасына кертелгән йортларда урнаштырырга уйлыйлар. Моңа кирәк булган акчаны өлешчә йорт хуҗаларыннан һәм идарә итү компанияләреннән (аларның табышыннан) алу күздә тотыла. Моннан тыш, Раузил Хаҗиев идарә итү компанияләренә халыкның аз керемле катлавына исәпләү приборларын урнаштыруда финанс ярдәме күрсәтергә тәкъдим итте.
Быел, килеп чыккан мәсьәләләрне тиз арада чишү өчен, муниципаль районнарга Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы җитәкчелегеннән кураторлар билгеләнде.
“Бәя, сыйфат һәм җирле җитештерүчеләр товарын куллану – 2009 елгы капремонт программасын тәшкил итә торган өч мөһим нәрсә шул”, - диде чыгышы ахырында Раузил Хаҗиев.
Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы директоры Яков Геллер, видеоконференцэлемтә мөмкинлекләреннән файдаланып, 24 нче мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы залында капремонт буенча подрядчы компанияләр белән үзара ярдәм итешеп эшләү вәкаләте бирелгән муниципаль район вәкилләре өчен ЭТИС (электрон сәүдә-мәгълүмат берләшмәсе www.tattis.ru) системасында эшләргә өйрәтү турында семинар узачагын хәбәр итте.
Ул шулай ук call-үзәк телефонын да әйтте: (843) 292-95-07. ЭТИС системасында эшләүгә бәйле сорауларны шушы телефон буенча бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте