Татарстанның хөкүмәт башлыгы транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча яңа министрны тәкъдим итте

20.03.2009

Бүген Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов коллективка транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча яңа министрны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 17 нче мартында чыгарылган Указы нигезендә бу вазыйфага Геннадий Емельянов билгеләнгән.
“Юл тармагы республика икътисады өчен һәрвакыт өстенлекле булды һәм ул шулай булып кала да”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бүген юл төзүчеләр алдында зур бурычлар торуын искәртте.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгының шәхси сыйфатлары турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры аның эшлеклелек сыйфатларын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук министр Илдус Фәсхетдиновның эшен дә югары бәяләде.
“Аның ярдәме белән республикада юл төзелеше өлкәсендә күп нәрсә эшләнде, Илдус Фәсхетдиновның эшчәнлеге һәрвакыт транспорт хуҗалыгы белән бәйле булды. Транспорт экс-министрының чираттагы эше дә икътисадның шушы мөһим тармагы белән бәйле булачак.

Белешмә өчен:

Геннадий Емельянов 1957 елның 1 нче гыйнварында Татар АССР ның Зәй районы Карамалинка бистәсендә туа.
1987 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый.
2002 елда икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча Казан дәүләт технология университетын тәмамлый.
1974 ел – Түбән Кама пассажирлар автотранспорт берләшмәсе, армиядә хезмәт итеп кайткач, “Нижнекамскшина” җитештерү берләшмәсендә машина йөртүче булып эшли.
1979 – 1999 еллар – Түбән Кама шәһәрендәге автотранспорт предприятиеләрендә эшли.
1987 ел – Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң – баш инженер, аннары “Камэнергостройпром” җитештерү берләшмәсенең автотранспорт колоннасы директоры итеп билгеләнә.
1999 – 2004 еллар – Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгының беренче урынбасары.
2004 елның 9 нчы февраленнән Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәренең администрация башлыгы итеп билгеләнә.
2006 елның 1 нче гыйнварыннан – Яшел Үзән муниципаль районы, Яшел Үзән шәһәре башлыгы, Яшел Үзән муниципаль район Советы, Яшел Үзән шәһәр Советы рәисе.
2009 елның 17 нче мартыннан – Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте