Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим иттеләр
20.03.2009Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы аппаратына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Шуны искәртик: бу вазыйфаны башкару Азат Хамаевка йөкләнде (Татарстан Республикасы Президентының 2009 елның 17 нче мартында чыгарган Указы нигезендә).
Тәкъдим итү эзлекле тәртиптә барды, чөнки, Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, башка министрлардан аермалы буларак, Азат Хамаев инде өч ай ведомство белән министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы буларак идарә иткән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры табышлылыкны һәм дәүләт милкенең саклануын тәэмин итү (бигрәк тә икътисади кризис вакытында), шулай ук җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә муниципаль берәмлекләр белән эшләү Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының төп бурычы булырга тиешлеген әйтте.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов министрлык коллективында коррупциягә каршы эшнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Җавап сүзендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Татарстан җитәкчелегенә зур ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм министрлыкның агымдагы елдагы эше узган елларныкыннан начар булмаячак дип ышандырды.
Белешмә өчен:
Азат Кыям улы Хамаев 1956 елның 1 нче гыйнварында Татар АССР ның Актаныш районы Пучы авылында туа. 1978 елда - инженер-механик белгечлеге буенча Казан авиация институтын, 2000 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
1978 – 1980 елларда – “КАМАЗ”дагы автомобиль җыю заводында мастер.
1980 – 1984 елларда – баш механик, 1984 – 1995 елларда – Яр Чаллы тәҗрибә-эксперименталь ремонт-механика заводы директоры.
1995 – 1999 елларда – Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты.
1999 – 2004 елларда – икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисади куркынычсызлык, җир реформасы, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану буенча даими Комиссиясе рәисе.
2004 елның мартында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайлана. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты әгъзасы.
2004 елның апреленнән – “Татхимфармпрепараты” ААҖ нең генераль директоры.
2008 елның 22 нче декабреннән Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә.
2009 елның 17 нче мартыннан – Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Өйләнгән, ике кызы бар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте