Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим иттеләр

20.03.2009

Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 17 нче мартында чыгарылган Указы нигезендә ведомство белән җитәкчелек итү эше Альберт Гыйльметдиновка тапшырылды.
Шуны искәртик: 2008 елга кадәр Гыйльметдинов әфәнде Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкарды.
Альберт Гыйльметдинов – В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты профессоры. Ул молекуляр физика, электр һәм магнетизм, оптика, аналитик спектроскопия фәннәрен укыта.

Белешмә өчен:

Альберт Харис улы Гыйльметдинов 1956 елның 27 нче июлендә Казанда туа. 1978 елда физика белгечлеге буенча В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1981 – 2000 елларда - КДУның гомуми физика кафедрасында кече фәнни хезмәткәр, ассистент, доцент.
2000 елдан – КДУның гомуми физика кафедрасы профессоры.
2007 - 2008 елларда – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары.
2009 елның 17 нче мартыннан – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры.
Физика-математика фәннәре докторы, профессор.
Атом спектроскопиясе буенча халыкара премия лауреаты (1995 ел), халыкара конференцияләрдә катнаша.
Россия Фәннәр академиясенең аналитик химия буенча Фәнни Советы әгъзасы; АКШ спектроскопия җәмгыяте, Нью-йорк фәннәр академиясе әгъзасы, "Journal of Analytical Atomic Spectrometry", "Spectrochimica Acta-Atomic Spectroscopy", "Canadian Journal of Analytical Sciences and Spectroscopy" кебек халыкара журналлар редколлегиясенең әгъзасы, докторлыкка диссертация яклау советы (КДУ) әгъзасы.
Йоханус Маркус Марси исемендәге медаль белән бүләкләнгән (1998 ел).
Өйләнгән, ике баласы бар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте