Татарстанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм җирле үзидарә органнары арасында 2009 елга нәтиҗәлелекне бәяләү буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешүләргә кул куелды
19.03.2009
2008 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда тормыш сыйфатын яхшырту буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре 73,5 % ка үтәлгән. Тормыш сыйфатын яхшырту күрсәткечләрен үтәүдә Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары, Әлмәт, Буа һәм Саба муниципаль районнары алга чыккан.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында 2009 елга планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешүләргә кул кую вакытында бу турыда Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин әйтте.
Килешүләргә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль район, шәһәр округлары вәкилләре кул куйды.
“Мондый килешүләргә кул кую бездә традициягә әйләнеп бара, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аларны үтәү башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнарына тыгыз бәйләнештә тору мөмкинлеге бирә”.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы быел килешү шартларына икътисади кризис аркасында кайбер төзәтмәләр кертелүен әйтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, объектив булырга һәм быел халыкның тормыш сыйфатын яхшырту түгел, ә аны хәзерге дәрәҗәдә саклап калу бурычын куярга кирәк.
Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин үзгәрешләр турында тулырак мәгълүмат бирде. Мәсәлән, 2008 ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре 88 % ка, транспорт өлкәсендә 80 проценттан күбрәк үтәлгән. Шул ук вакытта күрсәткечләре түбәнрәк булган өлкәләр дә бар: сәламәтлек саклау (53 %), торакның һәркем сатып ала алырлык булуы (53 %), белем бирү сыйфаты (60 %) һ.б.
Килешүләргә кул кую процедурасы шәһәр округларыннан – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабугадан башланып китте.
Шуны искәртик: бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында ике юнәлештәге - 2009 елга нәтиҗәлелекне бәяләү буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү һәм 2009 елга халыкның тормыш сыйфаты һәм яшәү дәрәҗәсенә дөньякүләм финанс кризисының тискәре йогынтысын киметү буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлеген чагылдыра торган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешүләргә кул куелды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте