Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә берничә очрашу үткәрде

11.04.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә берничә очрашу үткәрде. Аерым алганда, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән очрашу кысаларында социаль-мәдәни һәм спорт инфраструктурасы объектлары мәсьәләләре турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Ольга Голодец һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис мантуров белән очрашты. 



ТР Президенты Матбугат хезмәте